Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Билеты сатып алынган концерт күчерелгән очракта кулланучының хокукларын аңлаттылар

Билет бәясен кире кайтару өчен язмача дәгъваны концертны оештыручыга юлларга кирәк.

Билеты сатып алынган концерт булмаса яки башка вакытка күчерелсә, кулланучы оештыручылардан билетның тулы бәясен, китерелгән зыянны, шул исәптән сервис җыемнарын да кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

«Кулланучының концертны оештыручылардан «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законның 28 маддәсе 1 пункты нигезендә билетның тулы бәясен кире кайтаруны; хезмәт күрсәтү сроклары бозылуга бәйле рәвештә китерелгән зыянны тулысынча каплауны, шул исәптән билет агенттан сатып алынган очракта сервис җыемын кайтаруны таләп итәргә хакы бар», - диелә хәбәрдә.

Билет бәясен кире кайтару өчен язмача дәгъваны концертны оештыручыга юлларга кирәк. Әгәр чараны оештыручы дәгъваны карамаса яки билет бәясен кайтарудан баш тартса, дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип искәрттеләр ведомствода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса