Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, җыйгансың син миңа бар гөлен даланың...

Без шатлык килгәндә дә, иң авыр вакытларыбызда да газиз әниләребез янына ашыгабыз.

Алар безгә авыр кайгыларыбызны җиңәргә ярдәм итә. Алар арабыздан киткәч тә, күзләребезне күккә төбәп, алардан ярдәм көтәбеә, алар рухына дога кылабыз. Әгәр дә әни янәшәдә икән, башыбызны аның иңнәренә куеп җир йөзендә аннан да кадерлерәк кеше булмавын аңлыйбыз. Кечкенә чагыбызда әниебез үпмичә йокыга китә алмыйбыз, аннан башка озакка кала алмыйбыз, аңа һәрчак яратуыбызны белдерәбез... Үсә төшкән саен, аны сирәгрәк кочаклый башлыйбыз, җылы сүзләрне кызганабыз, үзебезнең эш-мәшәкатьләргә чумабыз. Һәм бары тик үзебез олыгайгач кына тормышыбызда әниләребезнең кыйммәтен төшенәбез. Ана кеше үз баласын һәрчак ярата, без аларга һәрчак бала булып калабыз.
Якшәмбе көнне, 24 ноябрьдә, Әниләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан без сезне күп балалы ике ана – Беренче Май поселогыннан Алсу Сәлимгәрәева һәм Татар Казысы авылыннан Зөлфия Галәветдинова белән таныштырабыз.



«ҺӘРВАКЫТ КҮП БАЛАЛЫ АНА БУЛЫРГА ХЫЯЛЛАНДЫМ»
Сабыйга әнине кем сайлый? Бу сер, һәм моның җавабын беркем дә белми. Алсу Сәлимгәрәеваның балаларына бәхет елмайган, чөнки аларның әниләре изге күңелле, мәрхәмәтле кеше. Һәр баланың тууы аның өчен көтеп алынган бәхет, чөнки Алсу һәрвакыт зур гаилә турында хыялланган.
- Мин һәрвакыт күп балалы ана булырга хыялландым, - диде безнең герой. – Ә иремә моның белән килешәсе генә калды, - дип билгеләп үтте ул.
Алсу һәм Рөстәм Сәлимгәрәевлар өч бала үстерәләр – унике яшьлек Камилә, алты яшьлек Морат, өч яшьлек Кямран. Гаилә башлыгының да унөч яшьлек кызы Милена бар. Озак вакытлар кыз бала алар белән яшәгән, ә хәзер ул аларда еш кунак һәм элеккечә гаилә әгъзасы булып кала. Барлык балалар да талантлы, җырлау, рәсем ясау белән мавыга. Әлеге искиткеч балалар арасында үзенчәлекле сабый Морат бар. Аны барысы да ничек бар шулай яраталар.
- Мөмкинлекләре чикләнгән балалары туган гаиләләргә ничек авыр икәнен яхшы аңлыйм. Башта курку, өметсезлек булды, - дип искә ала Алсу Равгатовна. - Вакытлар узу белән без аның зирәк, акыллы, сәләтле малай булуын күрдек. Мондый балалар белән белеп шөгыльләнергә, аларны дөрес тәрбияләп үстерергә генә кирәк. Ә иң мөһиме - гаиләне кайгырту, игътибарыңны һәм яратуыңны күрсәтү. Болар барысы да чын могҗизалар тудыра. Моратның гаҗәеп дус кызы Гүзәл бар. Мөмкинлекләре чикләнгән бала булуга карамастан, ул матур шигырьләр, хикәяләр яза.
Бу кыздан илһамланып, Сәлимгәрәевлар гаиләсе мондый балаларга үз талантларын үстерүдә бушлай ярдәм итү теләге уяна, алар күптән түгел Богородск авыл мәдәният йорты каршында иҗади студия ачкан. Хәзер тәрбияләнүчеләрнең күбесе – гадәти балалар, алар арасында ике-өч үзенсәлекле бала.
- Без аерым балалар өчен төркем җыярга телибез, алар башкаларга караганда күбрәк игътибар таләп итә. Әти-әниләргә дә үз-үзләренә бикләнмәсеннәр, өметсезлеккә бирелмәсеннәр, яхшы якка ышанычын югалтмасыннар өчен булышырга кирәк. Балалар белән музыка укытучылары, дефектолог эшләячәк, балалар шулай ук рәсем түгәрәкләренә, дәвалау-физик культура буенча дәресләргә йөри алачаклар. Хәзер без актив рәвештә педагоглар эзлибез. Тагын бер шундый ук студия Көектә барлыкка киләчәк. Медицина инде күптән алга китте, мин өстәмә белем алырга, дәвалауның, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерүнең яңа алымнары турында белергә, үз белемнәрем белән башка әниләр белән уртаклашырга телим. Безгә авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук «Попкорн» КВН балалар командасы җитәкчесе Эльмира Мәхмүтова ярдәм итә. Беләсезме, тормышта мондый хәлгә юлыкмаган кешеләр дә хәлне аңлый, тормышка башкача карый башлый, күңелләре йомшара, - ди Алсу Равгатовна.
Күп балалы ана һәр балага вакыт табарга өлгерә. Аның көне иртә таңнан башлана, берсен мәктәпкә, икенчесен бакчага җыярга кирәк, ә Морат өйдә кала. Алсуның ире балаларны карашырга бик теләп булыша, ашарга пешерергә дә, өй җыештырырга да мөмкин. Олы кызлары да энеләре белән рәхәтләнеп күңел ача.
- Гаилә ул - бер команда, ышанычлы ныклы тыл, мәхәббәт һәм җылылык чыганагы, ул чакта бернинди сынаулар да куркыныч түгел һәм барысы да үтеп китә, - дип йомгаклады сүзен безнең героебыз.


АНА БУЛУ ОЛЫ БӘХЕТ УЛ


Күп балалык алар нәселендә күп буыннар буйлап килгән традиция булып тора. Зөлфия Галәветдинова да бу тенденцияне хуплый. Язмыш аңа биш бала – дүрт ул һәм бер кыз бүләк иткән.
Олы уллары Зөлфәткә инде егерме тугыз яшь. Ул өйләнгән һәм үз баласы бар. Икенче улы Рәмискә егерме җиде яшь. Икесе дә Казанда яши. Кече балалар мәктәптә укый әле: Тимурга -унике, Каринага - ун, Рамилгә сигез яшь.
Зөлфия һәм аның ире Гайнетдин моннан күп еллар элек танышканнар. Зөлфия бу вакытта алдагы никахтан туган ике малаен тәрбияләгән һәм шәхси тормыш корырга уйламаган да. Тик язмышын очраткач, тагын бер тапкыр кияүгә чыгарга була.
Зөлфия Биектау районының Апсабаш авылында туган. Никахтан соң ул Татар Казысы авылына күчеп килә. Аларның балалары Тимур, Карина һәм Рамил бар. Балалар төрле әти-әни балалары булса да, гаиләдә аларны аеру юк. Аларның барысын да бертигез яраталар.
Бар эшне дә бергәләп башкаралар: балалар әти-әниләренә бик теләп булышалар, өйдә тәртип һәм уңайлылык, бар нәрсәдә дә оста куллар сизелә.
- Кызым минем ярдәмчем булып үсә. Ул миңа өйне җыештырышырга, ашарга пешерергә булыша, кечкенә энесе белән бик яратып уйный. Олы уллары Тимур әтисе белән хайваннар карый. Кечесе Рамил исә бик көчле, әтисенә мунчага утын ярырга да булыша, хәтта, - диде күп балалы әни.
Өйдәге вазифаларга карамастан, балалар күңел ачу өчен дә вакыт таба, өйдә һәрвакыт аларның шат авазы ишетелеп тора.
Зөлфия Галәветдинова барлык кыенлыкларны да балаларга карата булган мәхәббәте һәм бу иң матур вакытның тиз үтәчәген аңлап башкара. Тагын бер-ике ел, һәм алар инде бөтенләй өлкәннәр булачак. Тиздән өлкән сыйныфларда дәресләр белән бәйле мәшәкатьләр барлыкка киләчәк.
- Балалар, бернәрсәгә дә карамастан, һәрвакыт бәхет чыганагы булып торалар. Ирем балаларны кечкенә чакларыннан тәрбияләргә булышты. Аннары алар балалар бакчасына йөри башладылар һәм эш бераз җиңеләйде. Хәзер Тимур күбрәк рәсем ясарга ярата, Карина - биергә, ә Рамил спорт белән шөгыльләнә. Алты яшендә үк идәннән унике тапкыр күтәрелә ала иде инде ул, - дип горурланып сөйли Зөлфия Галәветдинова улы турында. - Әни булу, димәк, һәр минут саен үз балаларың өчен җаваплылык тою, алар белән бергә, хәтта иң кечкенә җиңүләренә дә сөенергә кирәк. Тәрбиянең сере дә шунда, бөтен процесс мавыктыргыч булырга һәм яратып башкарылырга тиеш, - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса