“Бәхетле булыгыз, мине онытмагыз...”
Узган якшәмбе бөтен ил Бөек Ватан сугышының иң мөһим даталарының берсе булган Ленинградны немец илбасарларыннан азат итүгә 75 ел тулуны билгеләп үтте. Блокада 872 көн дәвам итә. Төрле бәяләүләр буенча, 600 меңнән алып миллион ярымга кадәр тыныч халык ачлыктан, салкыннан, дошман бомбасыннан һәлак булган. Йөзәрләгән солдатның гомере өзелгән, Ленинград оборонасы Совет халкының батырлыгы һәм чыдамлыгы символы. Әлеге шәһәр өчен көрәшкән батыр сугышчылар арасында питрәчеләр дә бар. Безнең район гаиләләрендә эвакуацияләнгән ленинградлылар сыеныр урын тапкан.
Шуларның берсе 14 дәүләт бүләге кавалеры, Россиянең атказанган төзүчесе Семен Владимирович Эльковский. Ул туган шәһәре чолганышта булганда Питрәчкә эвакуацияләнгән. Семен Владимирович хәзер дә исән, сау-сәламәт. Сугыш беткәннән соң ул авылдан киткән һәм озак еллардан соң монда кире әйләнеп кайткан. Шулчакта: “Кадерле якташларым, мин 70 елдан соң үземнең туган авылым Питрәчкә һәм Күнгә әйләнеп кайттым. Мин Бөек Ватан сугышы елларын монда үткәрдем, унөч яшьлек чагымда “Марс” колхозында хезмәт куйдым, мин тырышып эшләдем һәм укыдым. Монда мине намусым чакырып кайтарды” – дигән.
Семен Эльковский чит-ят җиргә җиңел генә ияләнми, соңыннан бу минем туган җиремә әверелде, ди ул. Питрәч солдатлары исә Ленинград фронтында аның якташларын коткарып калу өчен көрәшкән. Аннан кемдер әйләнеп кайткан, кемнәрдер мәңгегә яу кырында ятып калган. Шундыйларның берсе Александр Сергеевич Остроумов була – ул Питрәч мәктәбенең биология һәм химия укытучысы булган. Ленинград чолганышын өзгәндә һәлак була.
Ул фронтка үз теләге белән китәргә теләгән, әмма яшь, көчле егетне булачак сугышчыларны өйрәтер өчен калдырганнар. Әмма Александр Остроумов сугыш барган җирдә үзенең кирәгрәк булуына ышандыра. Озак кына бәхәсләшкәннән соң, аның үтенечен канәгатьләндерәләр, аны Ленинградка җибәрәләр. Ул хатынына, кызына һәр көнне диярлек хат язган. Яңалыклар белән уртаклашкан, сугышчан иптәшләре турында сөйләгән, дуслары белән кызыксынган, авылдашлары өчен борчылган. Аннан соңгы хат 1942 елның 18 августында килгән. Ә ул вакытта якыннарының кулында аның үлеме турында кәгазь була инде. Бу хат якыннарында солдат исәндер дигән өмет уята. 50 ел буе алар аны эзлиләр, әмма ачыкланганча, Александр Острумов 1942 елда Колпино шәһәрендә җирләнгән. Соңгы хатында менә ниләр турында язган булган ул: “Сезгә Ленинградтан сугышчан сәлам юллыйм. Әлегә мин исән-сау. Кичә миңа яңа сугышчан исем бирделәр, сержант булдым, мин бурычымны намус белән үтиячәкмен. Мин курсларда булганда иптәшләрем каты сугышта катнашкан, кайберләре һәлак булган. Сез фронттагы кебек һәр секунд саен тормыш өчен куркып яшәмисездер, яхшырак яшисездер, мин мондагы тормышка ияләндем инде. Шулайда мөмкин булганда сез иң якын кешеләрем белән хат аша гына аралашасы килә. Бәхетле булыгыз, мине онытмагыз...”
Тарихи вакыйганы искә алган көндә Питрәч туган якны өйрәнү музена район үзәгенең беренче мәктәбе укучыларын чакырдылар. Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Ларина Анна Лаврентьевна шул ленинградлылар һәм үзе шәхсән белгән Ленинград сакчылары турында истәлекләре белән уртаклашты. Залда истәлекле фотосурәтләр, хатлар, документлардан торган стенд урнаштырылган иде. Анна Лаврентьеваның күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләве очрашуда катнашучыларны битараф калдырмагандыр мөгаен, ул һәркемгә тормышның мәгънәсен аңларга, якыннарың һәм туганнарың янәшәдә булганда гына, аларның тормышы өчен куркып яшәмәгәндә генә бәхетле булуыңны аңларга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа