“Бәхетле язмышым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен”
Белемле, укымышлы, намуслы, җаваплы, ышанычлы, сабыр һәм зирәк – һәр укучы үзенең яраткан укытучысы Халидә абыстай Мортазина турында сөйләвен нәкъ менә шундый сүзләрдән башлап җибәрә. Ул Ленино-Кокушкино авылындагы «Шәһри Рамазан» мәчетендә үзенең күп санлы шәкертләре белән 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Абыстайлар институты - кабатланмас феномен, ул татарларда борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм бүгенге көндә дә хатын-кызларның татар халкы язмышында аеруча зур роль уйнавын күрсәтеп тора.
Революциягә кадәр үк, дәүләт белем бирү системасы булмаган чорда, барлык татарлар да диярлек укый һәм яза белгәннәр, монда абыстайларның роле бик зур. Алар кызларга өйдә башлангыч белем биргәннәр. Совет чорында да, мәчет манаралары кисеп төшерелеп, мәдрәсәләр ябылган чорда да һәр авылда абыстай һәм “мәдрәсә” була, алар хезмәте белән халыкта дин сакланып кала, буыннар чылбыры өзелми. Халидә абыстай Чүпрәле районының Бизнә авылында нәкъ менә шундый дини гаиләдә туып үсә. Соңрак үзе дә бу күркәм традицияне – халыкка ислам дине нигезләрен өйрәтүне дәвам итә.
- Минем әнием абыстай иде, Коръән укыды. Мин кечкенә кыз чакта кичләрен әни белән янәшә утырып, аны тыңларга ярата идем. Аннары ул мине гарәп хәрефләрен танырга өйрәтә башлады. 7 сыйныфны тәмамлаганда бу телдә укый һәм яза белә идем инде. Мин һәрвакыт укытучы булырга хыялландым, әмма Аллаһы Тәгалә минем өчен башка юл әзерләгән икән. Казанда белем алып кайткач, Азнакайда нефть тармагында эшләдем. Кызганыч, ирем вафат булганнан соң мин япа-ялгыз калдым, аның васыятен һәм туганнарымның киңәшләрен тыңлап, Ленино-Кокушкино авылына сеңлем гаиләсе янына күчеп килдем, - дип сөйләде Халидә абыстай.
Биредә аны балаларга һәм олыларга гарәп графикасы укытырга чакыралар. Биредә ул ислам динен, изге Коръән сүзләрен халыкка тарату буенча зур хезмәткә керешә.
- Халидә абыстай ярдәме белән безнең авылда Коръән укучы хатын-кызлар бик күп, алар догалар, сүрәләр белә, яшьләргә вәгазьләр сөйли, рухи, дини тәрбия бирә. Без барыбыз да аңа бик рәхмәтле, хәзер безнең өчен иң мөһиме – аның безнең күңелләребезгә иңдергән иман яктылыгын саклап, дөрес юлдан бару, - дип билгеләп үтте Халидә абыстай хөрмәтенә мәҗлесне оештыручыларның берсе Гөлсинә Зарипова.
- Халидә апа Ленино-Кокушкинога күчеп килгәч, аны мәчеткә олыларг гарәп графикасы укытырга, мәктәпкә балалар белән дәрестән тыш шөгыльләнергә чакырдылар. Ул һәрвакыт балаларны бик яратты, һәрберсе белән уртак тел таба белде һәм бик тиз бу эшкә бөтен йөрәген биреп кереште. Мәчеттә дә, мәктәптә дә укытты, Питрәчкә барып йөрде, Шәледә, Пимәрдә дәресләр үткәрде. Өйдән иртән иртүк чыгып китә дә, кич белән генә әйләнеп кайта иде. Тик бер тапкыр да канәгатьсезлек белдермәде, хәтта арыганлыгы да сизелмәде. Аллаһы Тәгалә аңа бу эштә ярдәм иткәндер, - ди Халидә абыстайның бертуган сеңлесе Фирүзә Нәбиуллина.
Һәм бүген Халидә абыстай Аллаһы Тәгаләгә бәхетле язмышы өчен рәхмәт белдерә.
- Мин урамга чыккач, һичшиксез, кемдер килеп исәнләшә һәм рәхмәт әйтә. Минем хәтеремә кечкенә малай һәм кыз булып кереп калган, бүген инде ир-егет һәм хатын-кызлар яныма килеп яхшы сүзләр һәм теләкләр әйтәләр. Язмышым өчен Аллага мең шөкер, - ди ул.
- Күпләр аңа чиксез рәхмәтле. Безнең абыстайның, чыннан да, горурланырлыгы бар. Анда әлифне таяктан аерып язу танырга өйрәнгән малайлар хәзер үзләре дә танылган һәм хөрмәтле мөгаллимәләр булдылар, - дип билгеләп үтте аның тагын бер укучысы Вәсилә Хәйбулова.
- Халидә абыстай районыбызның бик күп кызларын һәм апаларын намазга бастырган кеше. Озак вакытлар ул район абыстайлары арасында өлкән абыстай вазифасын башкарды. Аны һәркем ихтирам һәм хөрмәт итә, - дип билгеләп үтте Ленино-Кокушкино мәчете имам-хатыйбы Зефир хәзрәт Хәлилов һәм аңа район имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа