Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Благовещение» тернәкләндерү үзәге Президент грантлары фонды конкурсында җиңде

Проект билгеле бер яшәү урыны булмаган затларга вакытлыча тору өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән

Рус Казысы авылы чиркәвендә эшләп килүче «Благовещение» православие тернәкләндерү үзәге Президент грантлары фонды ярдәмендә «Благовещенская пустынь» социаль авылы» проектын тормышка ашырачак. Проект билгеле бер яшәү урыны булмаган 40 затка вакытлыча тору өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Благовещение чиркәвеyдә вакытлыча яшәү урыны алган кешеләргә документларны яңартуда һәм ташламалар алуда, шулай ук психологик һәм рухи ярдәм күрсәтеләчәк. Моннан тыш, социаль авылда яшәүчеләр өчен психофизиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, хезмәт терапиясе оештырылачак.

Шуның нәтиҗәсендә проектта катнашучылар эшкә урнаша, яңа социаль элемтәләр урнаштыра һәм тулы тормышка кайта алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса