“Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр матурлыкны күреп үсә
Һәр бала өчен балалар бакчасы икенче гаилә, олы тормыш юлына беренче адым булып тора.
Баланың тәүге тырышлыклары, шатлык-борчулары, хыял-омтылышлары без - тәрбиячеләр аша уза. Сабыйларга белем һәм тәрбия бирүдә балалар бакчасы, тәрбиячеләр зур тырышлык куя.
Безнең төп максатыбыз - рухи һәм әхлакый яктан камил, сәламәт, тәрбияле шәхесләр үстерү. Әлеге максатларга ирешү өчен, безгә ата-аналар да нык ярдәм итә.
Бакчабыз тормышы белән һәрчак кызыксынып, ярдәм кирәк вакытта, барлык эшләрен читкә куеп, ярдәмгә ашыккан әти-әниләребез зур ихтирамга лаек.
Нәкъ шундый гаиләләрнең берсе белән якыннанрак таныштырып үтәсем килә. "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче Печунова Арина Игорь кызының бабасы Печунов Андрей Михаил улы үзенең тырышлыгы һәм сәләтле булуы белән үзенә җәлеп итте. Ул пластилиннан гаҗәеп рәсемнәр (эшләнмәләр) ясый. Аның хезмәтләре, төркемебез бүлмәсен бизәп, ямь биреп тора. "Әлеге сәнгатькә кызыксыну балачактан ук яралды. Буш вакытым булган саен, кулыма пластилин алам", - ди ул.
Андрей әфәнде тормыш иптәше Линера Зильнур кызы, улы Игорь, киленнәре Юлия һәм оныклары Арина белән тату, үрнәк гаилә булып яшиләр. Питрәчкә 2007 елда килеп төпләнәләр. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Авыр һәм җаваплы хезмәтенә карамастан, оныгын тәрбияләүгә зур тырышлык куя. Балалар бакчасы тормышында гаиләләре белән актив катнашалар. Иҗатка булган мәхәббәтен аның хезмәт җимешләре дәлилли. Эшләнмәләрен бөтен нечкәлекләре белән, җиренә җиткереп ясый, бик вак элементларын да сурәтләргә онытмый ул. Шул искиткеч үрнәкләр һәркемнең күз явын алырлык... Ә инде нинди темаларга күбрәк иҗат итәсез дигәнгә, Андрей әфәнде: "Мин чәчәкләр яратам, һәркемгә бәйрәмчә күтәренке кәеф телим. Шуңа да кешедә елмаю, позитив уята торган рәсемнәр ясарга тырышам", - ди. Оныклары Арина да бик сәләтле, тырыш, киң күңелле бала. Мине иң гаҗәпләндергәне: кызчык рус гаиләсендә туып тәрбия алса да, балалар бакчасына килгәч, телләрне бик тиз үзләштерә башлады. Татарча бик күп сүзләр белә, җырлар җырлый, хәтта сөйләшә дә ала. Шул исәптән, бакчабызда эшләп килгән инглиз теле түгәрәгенә бик теләп йөри, кызыксынып телне өйрәнә. Арина үзенең бабасы белән бик горурлана, хәтта пластилин эшләнмәләрен ясаганда аңа ярдәм итә. Әлеге гаиләгә тыныч, имин тормыш, якты киләчәк телим. Андрей әфәнденең иҗаты баеп, безне сөендереп торсын. Иҗади уңышлар телибез аңа!
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia