Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Боегырга вакытлары юк

Шәле авылы китапханәсендә үзенчәлекле түгәрәк эшләп килә. Нәрсәсе белән үзенчәлекле дисезме? Бирегә йөрүчеләрнең күбесенең яше җитмеш биштән дә узган. "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүчеләр челтәр шәлләр, жилетлар, төрле төстәге матур оеклар, урындык җәймәләре бәйли. Моны акча эшләү өчен түгел, барыннан да элек, алар бирегә аралашу, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге алу өчен...

Һәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә йорт мәшәкатьләрен бер якка куеп, Шәле әбиләре авыл китапханәсенә ашыга. Әкрен генә авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, алар крючок белән бәйләү серләренә төшенә. Гади бәйләү инәләре белән барысы да бәйли белә, ә крючокка әле өйрәнеп кенә киләләр. Узган ел ветераннар компьютер курсларын үтеп беткәннән соң, алар тагын нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк дигән фикергә киләләр. "Оста куллар" түгәрәге әнә шулай оеша. Киңәш сорап алар җирле ветераннар оешмасы рәисе Язилә апа Абдрәхимовага мөрәҗәгать итә. Аның ярдәме белән инде узган елның декабрь аенда ук алар эшкә тотына. Аларны өйрәтергә пенсионер Зоя апа Мөхәммәтҗанова алына. Ул балачактан бәйләү остасы. Оеклар, бәлүнкәләр генә бәйләп калмый, шәл, свитер, күлмәк кебек зур әйберләрне дә оста итеп бәйли. Аның сүзләренә караганда, Шәледә һәрбер хатын-кыз бәйләүгә оста икән:
- Мин аларга бәйләп күрсәтәм генә, алар шунда ук отып алалар, - ди.
Шуңадыр да бер ай эчендә түгәрәк әгъзалары инде күп нәрсәгә өйрәнә. 43 ел буе Шәле авылы хастаханәсендә балалар табибы булып эшләгән Роза апа Хәмзина крючок белән бәйләргә өйрәнеп кенә калмаган, үзенә жилет бәйләп кигән. Хәзер инде урындык җәймәләре бәйләргә өйрәнә. Тик Роза апа бирегә бәйләргә өйрәнергә генә килми. Ул үзе генә яши, биредә ахирәтләре белән очрашу, бергәләп чәй эчү аның тормышына ямь өсти.
- Мин үзем генә яшим, ә биредә күңелле, рәхәт. Без аралашабыз, вакытны файдалы да, күңелле дә итеп үткәрәбез.
Шунысы да игътибарга лаек, түгәрәккә өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә теләп йөри. Илсөя Сәйфетдиновага әле кырык кына яшь булса да, олылар белән бергә бәйләү серләренә төшенә. Ул да крючок белән бик матур жилет бәйләгән. Без биредә түгәрәккә йөрүчеләрнең кул эшләренең ниндиләрен генә күрмәдек! Тиздән алар челтәр шәлләр бәйләргә өйрәнергә җыена. Укытусчылары Зоя ханым аларны бик теләп өйрәтәчәк. Үрнәк өчен ул үзе бәйләгән шәлләрне алып килгән. Ул бәйләгән шәлләр иң көйсез ханымнарның да күңеленә ятарлык.
Әбиләр кыш буе, җирле хуҗалыкта эшләр башланганчы, бирегә йөрергә җыена. Ә киләсе кышка алар тегү түгәрәге оештырырга уйлый. Шулай булачагына шик тә юк. Шәле әбиләре эштән тәм, ямь табып яшәүчеләрдән алар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса