Богородск авыл җирлегенең Камыш авылында бер гасырлык чишмәдән су акмый башлаган
Авылның өлкән яшьтәге кешеләре һәм активистлары инде бер елдан артык проблеманы хәл итәргә тырыша, әмма бу нәтиҗә бирми.
Ике ел элек Камыш чишмәсен реконструкцияләү һәм аның территориясен төзекләндерү башланган. Барысы да җиренә җиткереп эшләнгән кебек. 2021 елның җәендә яңартылган чишмәдән су ала башлыйлар, әмма ул җирле халыкны ярты ел гына сөендерә һәм шуннан соң юкка чыга.
Авылның өлкән яшьтәге кешеләре һәм активистлары инде бер елдан артык проблеманы хәл итәргә тырыша, әмма бу нәтиҗә бирми.
– Чишмә каптажын (җир асты суларын җыйгыч) бетон белән каплагач, су алу торбасын көйләп булмый башлады. Төзүчеләр чишмәнең су дәрәҗәсе даими рәвештә үзгәреп торуын исәпкә алмаганнар. Кыш һәм җәй көннәрендә авыл халкы торбаны су дәрәҗәсе буенча көйләп тора иде, – диде авылда яшәүче Диана Исанькина моның сәбәбен аңлатырга тырышып.
Хәзер суны каптажның үзеннән алалар, ләкин су аска төште һәм аны һәркем дә ала алмый. Өстәвенә, су җыйгычны йозакка бикләргә туры килә, чөнки кайберәүләр эчәргә яраклы суга сакчыл карамый, аны пычрата.
– Бу чишмәне минем бабаларым 1920 елларда ук ясаганнар. Монда имән бура тора иде, аны берничә тапкыр алыштырдылар, ләкин ул чишмәнең тышкы кыяфәтен берничек тә ямьсезләми иде.Хәйриячеләр аның территориясен төзекләндерделәр, күпер ясадылар, эскәмияләр куйдылар, моның өчен рәхмәт кенә әйтәбез, әмма чишмә суының юкка чыгуы, бик кызганыч, – диде борчылып Владимир Боблев.
Башта алар бөтенләй башка проектка өметләнгәннәр. Чишмәне каплап торган конструкция агачтан булырга тиеш булган. Бернинди бетон турында сүз дә булмаган. Халык реконструкциягә акча җыйган.
– Элеккеге чишмә иске булса да, тирә-юньгә ямь биреп тора иде. Реконструкциядән соң тимер һәм бетоннан ниндидер тукталыш комплексы барлыкка килде. Бу чишмәне эшләгәндә төзүче бу эштә компетентлы булмаган дип уйлыйм. Нәтиҗәдә, безне су чыганагыннан мәхрүм иттеләр, – диде сүзгә кушылып Индира Попова.
Алар хәлне аңлатып биргәннән соң, су чыганагын яңарта алырлар, дип өметләнәләр.
– Аңлавымча, су кире җиргә сеңә. Чишмә тулысынча юкка чыкканчы бетонны ватарга кирәк. Моның өчен махсус җиһазлар кирәк, – дип саный Диана Исанькина.
Җәен проблема тагы да кискенләшә, чөнки еш кына үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне сүндерәләр. Шуңа да хәзер авыл халкының иң зур хыялы – чишмәләрен тизрәк кире кайтару. Богородск авыл җирлеге башлыгы Марс Бикбов чишмәне җәйгә ремонтларга вәгъдә итте.
– Чыннан да, чишмә ремонтланган иде. Кызганыч, хәзер кайбер җитешсезлекләр барлыкка килде. Анда белгечләр һәм җирле халык җәлеп ителәчәк. Без проблемаларның сәбәбен эзләрбез. Тиздән аларны бетерәчәкбез. Чишмәдән су бәреп чыга бит, ул әле исән, – дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа