Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Богородск авылында Җиңү көне алдыннан солдатларга һәйкәлне реконструкцияләү тәмамланды

Бу хакта муниципалитет администрациясендә хәбәр иттеләр.

Питрәч районы Богородск авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан һәлак булган солдатларга һәйкәл реконструкцияләнде. 

Реконструкция хәйриячеләр акчасына башкарылды. Питрәч район газ эксплуатацияләү хезмәте дә спонсорлык ярдәме күрсәтте. 

Бүгенге көндә 9 Май алдыннан, җирле халык көче белән, төзекләндерү, косметик ремонт һәм һәйкәлләрне реконструкцияләү эшләре алып барыла. Һәркемгә бик зур рәхмәт әйтәсе килә, барысы да бик теләп булышалар», — диде Богородск авыл җирлеге башлыгы Марс Бикбов.

Реконструкция кысаларында һәйкәлне яктырту җайланмасы алыштырылган, аның арткы стенасы торгызылган, элек ул начар хәлдә иде. Шулай ук 9 майга кадәр обелиск конструкциясе һәм якын-тирә территория буялачак, бордюралар агартылачак, калитка реконструкцияләнәчәк, лавкалар, чәчәклекләр, вазоннар һәм бәйрәм баннерлары барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса