Богородск авылында иске сарайлар урынында спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк
Бу хакта муниципалитет администрациясендә хәбәр иттеләр.
Питрәч районы Богородское авылында Центральная урамы буенча 26 һәм 28 нче йортлар ишегалдында "Безнең ишегалды"программасы буенча эшләр узачак.
Элек иске сарайлар урнашкан территориядә Богородск мәктәбе өчен спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Халык үзгәрешләргә уңай карады, чөнки бу урын начар хәлдә иде. Бу корылмалар муниципаль җирдә урнашкан һәм законсыз булып санала, - дип уртаклашты администрация матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Булачак объект урынында участокны тигезләргә һәм төзелешне планлаштырырга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа