Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Богородск авылыннан Лидия Евстигнеева 75 яшьлеген билгеләп үтте

Ул кырык елга якын Питрәч сөт заводында эшләгән.

Хезмәт ветераны, Коммунистик хезмәт ударнигы, элек район Советы депутаты Лидия Евстигнеева 11 октябрьдә 75 яшьлеген билгеләп үтте.

Лидия Алексеевна Богородск авылында алты балалы гаиләдә туып-үскән. Ул дүртенче бала. Аның әти-әнисе - тимерче Алексей Константинович һәм Мария Никаноровнаның биш уллары һәм бер кызлары булган.

Бала чагында безнең героиня сатучы булырга хыялланган, әмма авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрен сайлаган. Мәктәптән соң Бөгелмә сөт сәнәгате училищесына укырга керә. Лаборант белгечлеген алгач, Лаеш районының Чирпы һәм Столбище авылларында хезмәт юлын башлый. Берникадәр вакыттан соң 1966 елда Питрәч сөт заводына күчә, башта биш ел лаборант булып эшли. Бу вакытта ул хезмәттәше, Анатолий исемле машина йөртүче егеткә кияүгә чыга. Алар иренең әнисе Анна Сергеевна йортында яшәгәннәр, ул Набережная урамында, завод янында гына урнашкан була. Евстигнеевларның бер-бер артлы ике уллары туа. Юбиляр горурланып билгеләп үткәнчә, кече улы Андрей югары белем ала, төзүче-прораб була, районда социаль объектлар һәм торак йортлар төзүдә катнаша. Декрет ялыннан соң Лидия Алексеевна цехта эшли башлый.

Эш авыр иде. Махсус киемнән эшләдек һәм аякка резина итек кидек. Майны кул белән яза идек, авыр флягалар күтәрергә туры килде. Әмма хезмәт хакын лаеклы алдык. Ә акча кирәк иде, без ул вакытта йорт төзедек, – дип искә ала Лидия Алексеевна.

Узган гасырның җитмешенче еллары башында Питрәч сөт заводы кайнатылган сөт, кефир, каймак, май, сөт өсте һәм башка продукцияләр җитештерде. Аларны урнаштырыр өчен тараны рәтләргә, әзер продукцияне, бигрәк тә сөт өстен, боз кисәкләре белән чорнап капларга кирәк иде – боларның барысын да сөт цехы хезмәткәрләре эшләде.

Лидия Алексеевна күп вакытын эштә үткәргән, тәүлегенә 13-15 сәгать. Ул үз вазифаларын бик яхшы башкарып кына калмаган, ә барысын да намус белән үтәгән. Бөтен кыенлыкларга карамастан, ул өй эшләре белән дә, гаиләсе белән дә шөгыльләнергә өлгергән.

Аның хезмәте мактау грамоталары белән берничә тапкыр билгеләп үтелгән, Лидия Алексеевна район җитештерү алдынгылары слетында катнашкан, истәлекле призлар һәм кыйммәтле бүләкләр алган. Шулар арасында иң истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләрнең берсе - Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Мактау грамотасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса