Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Богородское авылында «Выстрел» эзләү отряды җитәкчесе белән очрашу булды

Чара мәктәп укучыларын, укытучыларны һәм авыл халкын бергә җыйды

Богородскийда күп функцияле үзәк базасында “Выстрел” Чистай хәрби-патриотик эзләү отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин белән очрашу узды. Әлеге чарага эзләнү эшләре һәм Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген саклау турында белергә теләүче укучылар, укытучылар һәм авыл халкы җыелды.

Дмитрий Юдин аларның отряды Волгоград өлкәсенең Городищенск районында, Ерзовка һәм Кузьмичи авыллары янында эшләве турында сөйләде. Безнең якташларыбыз – 1942 елның 17 февралендә Казанда оештырылган 120 нче укчы дивизия – нәкъ менә шунда батырларча сугышкан. Фронт ярты елга якын бер урында тора, Сталинград сугышында ике як та зур югалтулар кичерә. Күп кенә сугышчылар әлегә кадәр табылмаган һәм күмелмәгән. Моны эшләү – безнең һәлак булучылар һәм тарих алдындагы бурычыбыз.

Бүген эзләү отрядлары заманча технологияләр: металлодетекторлар, ДНК анализы кулланалар. Алар архив документларын, карталарны өйрәнәләр, Америка архивларыннан сер итеп сакланучы немец аэрофоторәсемнәрен сатып алалар. Шуның аркасында авиабомба чокырларында исәпкә алынмаган, күмелеп калган, шулай ук сугышчан позицияләрдәге траншеяларда һәлак булган сугышчыларны табалар. Еш кына һәлак булганнарның исемнәрен билгеләү мөмкин була, алар турында туганнарына хәбәр ителә һәм аларны хөрмәтләп яңадан күмәләр. Эзләүдә катнашучылар үзләренең бабаларының калдыкларын һәм аларның киләчәк буыннарга юлламаларын тапкан очраклар да булган.

Чарада катнашучылар сөйләгәннәрне тыңлап кына калмадылар, чын сугыш артефактларын: солдат каскаларын, автоматларны һәм винтовкаларны, снарядларны, патроннарны, котелокларны да кулларына тотып карый алдылар. Бу үткәннәр белән элемтәне тоярга һәм җиңүнең бәясен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде.

Подполковник Фәрит Вәлиев (совет офицерлары берлегенең Питрәч бүлеге әгъзасы) эзләүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм югалган туганнарын эзләү турындагы шәхси тарихы белән уртаклашты. Аның абыйсы, сугыш алдыннан 17 яшендә хәрби училищега укырга кергәндә, әнисенә: “Безнең буын сугышка дучар ителгән!” дип әйткән. Десантчы, кече лейтенант, ул Смоленск янында хәбәрсез югалган, һәм 2010 елда гына гаиләсе аның кайда күмелгәнен белгән һәм аның кабереннән бер уч туфрак алып кайта алган.

Күп функцияле үзәк директоры Сергей Салеев билгеләп үткәнчә, очрашу – зур эштә беренче адым. Якын арада үз эзләү отрядын булдыру һәм Богородскийда гомуми эшкә кушылу планлаштырыла. Шулай ук мәдәният йорты базасында хәрби-патриотик музей оештырылачак, анда сугыш кырларыннан артефактлар урнаштырылачак, шул исәптән СВО зонасыннан алып кайтылганнар да. Дмитрий Юдин булачак музей өчен беренче экспонатларны тапшырды – сугыш кирәк-яраклары, корал, сугышчыларның шәхси әйберләре.

Чара Хәтер һәм буыннар дәвамлылыгы символы – байрак фонында фотога төшү белән тәмамланды. Мондый җанлы очрашулар үсеп килүче буынга патриотлык тәрбияли, сугыш турында дөреслекне ача һәм атабабаларыбызның батырлыгы турында истәлекне саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса