Богородское авылында үзәк юлны реконструкцияләү 2023 елда тәмамланачак
Бу хакта муниципалитет администрациясе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Питрәч районы Богородское авылында үзәк юлны реконструкцияләү 2023 елда тәмамланачак.
Үзәк юл Көек авылыннан Богородское авылына кадәр ремонтлана. Һәм Богородскоедагы үзәк урам М7 трассасына чыгачак. Урамда тротуарлар, тукталыш павильоннары, парковкалар, светофорлар, металл коймалар каралган. Проектны 2023 елда тәмамлау планлаштырыла", — дип сөйләде администрация матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.
Милекчеләрнең участоклары киселүгә бәйле рәвештә парковканың урнашу урынын бераз үзгәртергә кирәк. Чиркәү яныннан узачак тротуар маршруты буенча фикер алышынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia