Богородсктан КВН командасы ТР «Юниор»ында өченче урынны алды
Мәктәп командасы «Немалявки»дип атала.
Богородск мәктәбеннән «Немалявки» Шаяннар һәм тапкырлар клубы командасы ТР "Юниор" республика мәктәп лигасының икенче телевизион фестивалендә 3 нче урынны алды.
Фестиваль алдыннан балалар «Идел» лагеренә чакырылган иделәр. Анда мастер-класслар рәвешендә укыту программасы бик бай булды, безнекеләр конкурсларда актив катнаштылар.
Бу балаларның бу фестивальдә беренче тапкыр гына чыгыш ясамый, узган ел алар «Иң яхшы актриса» дипломына лаек булганнар иде.
«Немалявки» командасы узган ел Богородск мәктәбендә оештырыла. Ә КВН хәрәкәте 2016 елдан бирле бар, аның кысаларында үз исемнәре астында төрле командалар барлыкка килә. Хәзер тәҗрибәлерәк балалар кечкенәләргә булышалар: алар өчен мәзәкләр язалар, номерларны куюда булышалар, музыка белән ярдәм итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia