Борчак маринадлау
Питрәч хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез
Чистартылган борчакны кайнар суга салып, 3–5 минут кайнатырга. Банкаларга сөзеп тутырырга. Өстенә кайнар маринад коеп, банкаларны су эчендә 8–10 минут кайнатып алырга.
Маринад әзерләү:
1 л суга 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы серкә. 1 литр суга ясалган маринад 600 миллилитрлы 4 банкага җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа