Бозаулар пробиркадан туа
Авылда яшәүче һәркем терлек асрауның мәшәкатьләре турында белә. Ә инде сәламәт бозаулар туу соравы һәрвакыт актуаль яңгырый.
Сыер кысыр кала икән, аннан инде яхшы савым алам димә, өстәвенә, әле итсез дә калачаксың, яисә сыерны алыштырырга дип тана асрау хыялың да тормышка ашмаячак. Шуңа күрә авыл кешесе өчен сыерларны орлыкландыру мәсьәләсе һәрвакыт кискен тора.
- Элек сыерны каплатырга кирәк булганда, бөтен эшләрне ташлап, фермага үгез янына алып барырга кирәк иде. Чөнки үрчемсез дә калырга мөмкинсең бит. Хәзер, безнең авылда участок ветеринария пункты ачылгач, тормышыбыз күпкә җиңеләйде. Ясалма орлыкландыру белгече Зөлфәт Нуриев үзенең "ашыгыч ярдәм"е белән шунда ук килеп тә җитә, - ди Татар Казысы авылында шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы Илнур Мөхәммәдиев.
Яхшы белгеч үз эшен белә һәм һәрвакыт кирәкле киңәшләр бирә.
- Мин бу эштә инде биш ел, - ди Зөлфәт Нуриев, - гомер буе терлекчелектә эшләдем. Хәзер күп кенә авыл кешеләре сыерларны ясалма орлыкландыруга өстенлек бирә. Бу ысул сәламәт нәсел алырга һәм бозау туу вакытын төгәл исәпләргә мөмкинлек бирә.
Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һава шартлары нинди булуга карамастан, районның теләсә кайсы торак пунктына барам. Безнең Татар Казысы авылындагы ветеринария пунктында даруханә дә бар, теләсә нинди мәсьәләләр буенча киңәш бирәбез.
- Районның шәхси һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 1200гә якын сыер бар, – ди районның селекция-нәсел хезмәте башлыгы Әдһәм Хәлимов, - Татар Казысы пунктыннан тыш, Шәледә тагын бер пункт бар. Анда да үз эшләрен яхшы белүче белгечләр эшли. Ветеринария хезмәте аларны кирәкле барлык препаратлар белән тәэмин итә. Иң мөһиме, авыл халкы белгечләребез эшеннән канәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia