Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтен әби аның якын туганы

Шушы арада "Кайгырту" өйгә килеп ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Екатериновка авылына барып кайтты. Алар анда социаль хезмәткә мохтаҗларның яшәү-көнкүрешен карап-тикшереп йөрде.


Бу участокта бик яхшы, игелекле, ярдәмчел кеше - социаль хезмәткәр Надежда Хрущева эшли. Аның карамагында 6 өлкән кеше: инвалидлар, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, ялгыз пенсионерлар. Надежда һәрберсе янына көн дә кереп, хәл белеп чыга. Өлкәннәр бер-берсеннән ерак яши. Авылда юллар начар. Кайчак, яңгырдан соң, ерып чыккысыз була. Социаль хезмәткәргә суны да ерактан ташыйсы бар. Кайберсенең өендә газ юк, миченә дә ягарга кирәк була. Бу өстәмә мәшәкать тудыра. Әмма ул зарланмый.
Өлкәннәр аннан башка яшәүләрен күз алларына да китерә алмый хәзер. Балалар үсеп, читкә чыгып киткән яки әти-әниләре турында онытып җибәрәләр. Ә картларны карарлык кеше калмый. Шул чагында хөкүмәт социаль хезмәткәр аша ярдәмгә килә. Берәү дә алдан ук әлеге һөнәргә гомерен багышларга уйламый, билгеле. Әмма тормыш шулай куя, күпләр бу эшкә җаны-тәне белән берегә. Надежда белән дә шулай була. Ул соцхезмәткәр булып берничә ел эшли инде. Бөтен әби аның якыннары булып беткән.
- Кешене картлык түгел, ә ялгызлык һәм чарасызлык куркыта, - ди ул. - күпләр төрле сәбәп аркасында ялгыз кала, ярдәмгә мохтаҗ булалар. Чир-сырхаулар да ерак йөрми. Шуның өчен дә мондыйларны аңларга кирәк.
Надежданың бөтен тәрбияләнүчеләре аның килүен түземсезлек белән көтеп ала, аның турында мактау сүзләре генә әйтәләр, аңа ышаналар. Гомумән, тормыш күрсәткәнчә, социаль хезмәткәр үз эшен намуслы башкара. Бу кешеләр картларга яшәргә һәм үзләрен ялгыз хис итмәскә ярдәм итә.
- Мин аның эшеннән бик канәгать. Нәкъ менә ул караганга, сөенәм, - дип әйтә аның турында Мария Кузьмина. - Ул безнең күңел юаткычыбыз, аннан башка нәрсә эшләр идем, үз өемдә йөрүе дә авыр бит.
Анастасия Карташова да аның турында мактап кына сөйли:
- Ул караган кешеләренең күпсанлы проблемаларын хәл итә, шуның өчен дә аңа рәхмәтебез зур, - ди.
Бу үз итү кара-каршы. Надежда Петровна өлкәннәрен бик ярата. Үзе дә аларның якын итүен сизә. Ул җитәкчелек һәм хезмәттәшләре арасында да хөрмәт казана. Күпьеллык намуслы хезмәте, социаль системаны үстерүгә керткән өлеше өчен район халыкны социаль яклау идарәсе мактау грамотасы белән билгеләп үтелгән.
Социаль хезмәткәр - бу һөнәр генә түгел, ә тормыш рәвеше, күңел халәте. Катлаулы, кешеләргә шулкадәр кирәкле изге эш белем һәм квалификация генә түгел, игелек, кеше хәлен аңлау, яхшы күңел, кайгыртучанлык, игътибар кебек сыйфатларның да булуын таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X