Бу җәйдә Питрәч районы балалары мәктәп һәм мәчет яны лагерьларында ял итәчәк
Беренче июльдән палаткалы лагерьда смена ачылачак.
Күпчелек ата-аналар эштә булу сәбәпле, җәйге өч ай каникулларны балалары белән үткәрә алмый. Алар эштә булганда, күп кенә укучылар кояшлы матур көннәрне телефонда уеннар уйнап үткәрергә мәҗбүр. Җәйләрен оныкларына багышларга ризалашкан әби-бабайлар булса бик яхшы булыр иде дә бит.
Бу очракта балалар өчен көндезге мәктәп яны лагерьлары – чын табыш. Мондый лагерьлар кичә районның биш мәктәбендә эшли башлады: Царевода күп профильле лицей, Көектә “Алгоритм” лицее, Богородск, Кощак һәм Ленино-Кокушкино мәктәпләрендә. Көектә һәм Царевода параллель рәвештә хезмәт һәм ял лагерьлары да эшләячәк. Калган мәктәпләрдә мондый сменалар июль аенда ачылачак. Уеннар һәм күңел ачулардан тыш аларда балалар хезмәт эшчәнлеге белән, нигездә, мәктәп яны участокларындагы түтәлләрдә чүп утау белән мәшгуль булачак.
– Лагерьларда 500дән артык бала ял итәчәк, ә хезмәт лагерьларында – 200, – дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге методисты Алина Державина. – Нигездә, бу күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге балалар, ятим балалар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Алар өчен лагерь бушлай, башка категория балалар өчен бераз ата-аналар түләүләре булачак. Балалар өчен мондый ял планлаштыручы мәктәпләр бу мәсьәләгә бик җаваплы һәм иҗади карый. Программаны төзегәндә күңел ачу белән бергә балаларны яңа файдалы белем һәм күнекмәләргә өйрәтүне дәвам итәргә кирәклеген исәпкә алабыз, – диде ул.
Питрәч балаларының район мәчетләре лагерьларында да яңа белем алу мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, 5 июньдә Питрәч мәчетендә смена башлана. Монда 14 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар Ислам нигезләрен өйрәнәчәкләр, программада шулай ук иҗади мастер-класслар, экскурсияләр һәм төрле чаралар булачак.
– Лагерь Шәле авылы мәчетендә дә эшләячәк. Мөгаен без августта эшли башларбыз, – дип уртаклашты Шәле мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов.
Барлык лагерьларда да балаларны ашатачаклар, иртәнге, төшке һәм кичке аш каралган.
– Узган ел кызым Аделина мәктәп яны лагерына йөрде. Ул аңа бик ошады, минем дә бала өчен күңелем тыныч булды, анда безнең балаларыбыз укытучылар белән бергә, алар безгә инде туганнар кебек якын. Быел безнең мәктәптә, кызганыч, лагерь юк – анда ремонт бара, – дип уртаклашты Питрәчтән мәктәп укучысы анасы Алинә Сабирова.
Икенче мәктәптә дә мәктәп яны лагеры юк, анда чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа