Бу елдан яхшы хатирәләр генә калсын
ЕЛ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Декабрь ахырында, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан һәр җирдә ниндидер могҗизалы, сихри халәт хөкем сөрә. Кибетләр һәм урамнар бәйрәмчә бизәлгән, һәммәбез дә бүләкләр алырга, бәйрәм кичәләре өчен киемнәр сайларга ашыга... Бу хыяллану һәм киләчәккә зур планнар кору өчен менә дигән вакыт.
Яңа ел алдыннан, гадәттә, узып барган елга нәтиҗәләр ясала: хисаплар бирелә, планнар билгеләнә, һәм без иң мөһим нәрсәләр турында искә алабыз. 2019 ел нәрсәсе белән истә калды соң? Район халкы тормышында нинди әһәмиятле вакыйгалар булды? Бүген без барыбызны да гаҗәпләндергән, рухландырган вакыйгалар турында бергәләп искә төшерергә чакырабыз…
Мәңге хәтердә калырлык вакыйга
Узып барган елның иң истә калырлык вакыйгасы дип укучыларыбыз "Әлбәден" хәрби уеннары" фестивален билгеләп үттеләр. Бөек Ватан сугышында һәлак булган барлык сугышчылар истәлегенә багышлап, ул Брест крепостенең легендар сакчысы Петр Гавриловның туган ягында узды. Ел дәвамында бу вакыйгага әзерлек барды, районда “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр" проекты кысаларында йөзләгән чара үткәрелде. Фестиваль өчен территорияне төзүдә һәм әзерләүдә питрәчлеләр бик актив катнашты, күп кенә объектларны алар үз куллары белән, бернинди түләүсез, Бөек Ватан сугышы геройлары алдында баш ию өчен эшләде. Бөек Ватан сугышының беренче көнен реконструкцияләү һәр кунакта һәм фестивальдә катнашучыда курку, соклану һәм горурлык хисләре уятты.
Сабыйлар һәм әниләр өчен
Район үсә, соңгы берничә елда гына да яңа торак комплекслар барлыкка килде, кайчандыр кечкенә генә авыллар зур коттедж бистәләренә әверелде. Социаль инфраструктура торак төзелеше темплары артыннан өлгереп бетә алмый. Шуңа күрә Көек авылында яңа балалар бакчасы ачылу күпләр өчен истәлекле вакыйга булды. Балалар бакчасы “Демография” милли проекты кысаларында төзелде, ул безнең районда тәрбияләнүчеләр саны буенча иң зурысы. Бина заманча, инновацион, лифт, видеокамералар, сигнализация белән җиһазландырылган, территория иркен һәм төзекләндерелгән. Ә алдагы елларга планнар тагын да зуррак. Киләсе өч елда дүрт балалар бакчасы төзелеше көтелә, алар Богородск, Көек, Царево һәм Питрәч ата-аналарын һәм сабыйларын сөендерәчәк.
Көрәштә көчле рухлылар җиңүгә ирешә
Район спорт тормышының иң мөһим вакыйгалары исемлегендә хәзер билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты да бар. Ул агымдагы елның май аенда Питрәчтә узды. Ярышларга дөньякүләм келәмнәрдә зур уңышларга ирешкән спортчылар җыелды. Абсолют чемпионлыкны без бары тик Зәй командасына гына бирдек. Бу уникаль спорт төрендә безнең үз традицияләребез һәм көрәшчеләребез бар, алар белән бөтен ил горурлана. Фәрхәт Фәйзуллин билбау көрәше буенча дөнья Кубогында җиңүче, көрәш буенча республика чемпионы булды һәм Россия чемпионатында өченче урынны алды.
Районның мактаулы гражданины Фәйзерахман Сафин хөрмәтенә багышланган көрәш буенча традицион турнирда чын сенсация булды! Монда беренче тапкыр көрәш осталыгын гүзәл зат - унбиш яшьлек кыз Ксения Демидова күрсәтте, аның көндәшләре барысы да егетләр иде. Кыз үз авырлык категориясендә бәхәссез җиңүче булды.
Уңай үзгәрешләр hәркемгә кагыла
Безнең илдә РФ Президенты Владимир Путин боерыгы буенча эшләнгән 12 милли проектны гамәлгә ашыру башланды. Аларның төп максаты - икътисади алга китешне тәэмин итү һәм һәр россияленең тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Безнең районда 7 милли проект кысаларында 10 юнәлеш буенча эш алып барыла. Бу - Көек авылында балалар бакчасы төзелеше, “Царево” торак комплексында бассейны, теннис мәйданчыгы булган, 1224 урынга исәпләнгән мәктәп... Званка авылында яңа күп функцияле үзәк төзү. Милли проектлар ярдәмендә районның дүрт мәктәбендә кабинетлар яңартылды, М7 автоюлыннан Татар Казысына юл ремонтланды, агачлар утыртылды, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм районның иң ерак җирлекләрендәге пенсионерлар район үзәк хастаханәсенә килеп, квалификацияле медицина ярдәме ала алдылар.
Иң зарыгып көткән вакыйга
Көек авылында “Яшьлек” торак комплексы төзелеше өч ел элек башланган иде. Йортларны 2016 елның маенда тапшырырга ниятләсәләр дә, төзелеш оешмасы ул вакытка үз бурычларын үтәмәде, банкротлыкка чыкты, хәзер аның буенча җинаять эше алып барыла. Кешеләр нишләргә белмәгәнлектән төзелеп бетмәгән йортлары янында палаткалы лагерь да кордылар. Бу җәйдә алданган өлешчеләр йортларын төзеп бетерүгә “Бриз” төзелеш компаниясе алынды. Бу мәсьәлә район җитәкчелегенең даими контролендә тотылды. Күптән түгел генә әлеге гаиләләр алданган өлешчеләр булудан туктады һәм күптән көтелгән фатирларыннан ачкычлар алдылар.
Россиядә иң яхшылар
Безнең район Россиядә иң яхшы авыл территориясен үстерү стратегиясен эшләде. Район башлыгы Илһам Кашапов Татарстанны Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучыларның парламентара ассамблеясында тәкъдим итте. Татарстанның Питрәч районы мисалында авыл территориясен тотрыклы үстерү моделе Россиянең иң яхшы практикасы буларак "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” түгәрәк өстәлендә каралды, аның кысаларында авылларны үстерү, закон чыгару аспектлары, авылда яшәү рәвешен популярлаштыру һәм территорияләрне үстерүнең иң яхшы практикалары турында фикер алыштылар.
Керәшен туен бөтен ил күрде
Быел “Мир” федераль каналында чыга торган “Любовь без границ” телепрограммасының иҗат төркеме Керәшен Сәрдәсе авылында булды. Бу программа төрле халыкларның туй йолалары турында сөйли. Аның ярдәме белән керәшеннәрнең искиткеч матур туй йолаларын хәзер бөтен ил халкы күрде. “Традицион керәшен гаиләсенең тормыш тәртибе ошады, монда ир белән хатынның хокуклары тигез. Керәшен туе – ул үзе бер опера”, - дип белдерделәр программаны алып баручылар.
Үсеш өчен яңа нокта
Районыбызның һәр мәктәбендә быелгы уку елыннан шахмат түгәрәкләре эшли башлады, балалар тәнәфес вакытында бик теләп шахмат тактасы артына утыралар. Район балалар бакчаларында да балаларның яраткан шөгыле – шашка уены. Бу яңалыкның бурычы - профессиональ шахматчылар яки гроссмейстерлар әзерләү түгел. Төп максат - балаларда бу уен бирә торган күнекмәләр һәм сыйфатларны булдыру. Шахматчының беренче төп күнекмәсе - башта уйла, аннары эшлә. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шахмат һәм шашка турнирлары районда традициягә әверелде.
Шатлык-куанычларыбыз уртак булсын
Кадерле укучыларыбыз, без ел дәвамында сезнең белән бергә булдык, сезгә райондагы мөһим вакыйгалар турында сөйләдек. Без традицияләргә тугры булып калабыз - сезгә яхшы яңалыклар турында хәбәр итәбез һәм моны сыйфатлы итеп эшләргә тырышабыз. Быел безнең “Питрәч” телеканалының җирле үзидарә һәм дин әһелләре эше турындагы сюжетлары республикада иң яхшыларның берсе дип табылды. Безнең хәбәрчеләр социаль объектларны капиталь ремонтлау барышын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырткан өчен бүләкләр алды. Без Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында 2019 елда коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга “Коррупция: журналист карашы” республика конкурсында призлы урын алдык. Сайлауларны һәм сайлау законнары мәсьәләләрен актив яктырткан өчен Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилованың Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелдек. Районның авыл хуҗалыгы үсешен яктыртуга зур өлеш керткән өчен район башлыгы Илһам Кашаповның рәхмәтенә, 2019 елда «ТАТМЕДИА» АҖ филиалларының эш йомгаклары буенча "2019 ел лидеры"дипломына лаек булдык.
Быел безгә яңа автомобиль тапшырылды. Ә иң мөһиме, безнең газета укучыларыбыз саны артты. Безнең тату коллектив сезне киләсе елда да яхшы яңалыклар белән сөендерүен дәвам итәчәк. Яңа 2020 елда газетаның беренче номеры 10 гыйнварда чыгачак. Киләсе очрашуларга кадәр!
Бу, әлбәттә инде, тулы исемлек түгел. Әйе, сезнең һәркайсыгызның, мөгаен, узып баручы елга рәхмәт сүзләре бардыр. Ул уңышлы эшләр һәм игелекле гамәлләрегез белән истә калсын, ә киләсе ел яңа мөмкинлекләр һәм зур казанышлар алып килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа