Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бу эшкә сез дә кушыла аласыз

Яз җитүгә канатлы дусларыбыз җылы яклардан туган якларына әйләнеп кайта, һәр җирдә – ишегалларында, урманнарда һәм паркларда кошлар сайравы ишетелеп тора.

 

Әмма аларга хәзерге заманча  корылмаларда,  хәтта авыл җирлегендә дә  үзләренә туры килерлек   яшәү урыннары табуы бик кыен. Сыерчыклар һәм тургайлар бик таләпчән кошлар, алар үз хокуклары үтәлүен таләп итә – аларның һәр гаиләсенә аерым  оя булырга тиеш. Аталар советы җитәкчелегендә  районның барлык мәктәпләреннән малайлар һәм хәтта кызлар  аларның  үтенечләрен  башкаруга алынды.                                                                                                           

Күчмә кошларны каршы алырга  районның барлык  уналты мәктәбендә дә ныклап әзерләнделәр. Балалар әтиләре  һәм укытучылары белән  биш йөздән артык сыерчык оясы ясадылар. Кошлар мәктәп парклары һәм  рекреацион зоналарда эленгән ояларны үз итте.  Хәзерге  вакытта  яңа гына куллануга тапшырылган ояларның  яртысына кошлар оялаган инде. Мәктәп укучылары әлеге процессны зур кызыксыну белән күзәтте. Кошларга оя ясау  балаларга да, аларның әти-әниләренә дә куаныч кына. Әлеге чара “Экояз 2018” акциясе кысаларында үтте.

Районның әтиләр советы, үзен хөрмәт иткән  һәр ата үз баласы белән бер сыерчык оясы ясарга тиеш, дип исәпли.  Сыерчык ояларын иртә язда эшләү каралган, шулай да  кошлар өчен ясалма ояларны  ел дәвамында ясап эләргә була, димәк әле соң түгел һәм бу эшкә сез дә кушыла аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса