Бу көннәрдә Шәледән тугыз кеше хаҗ сәфәрендә
Мөселманнарның иң олы бәйрәмнәренең берсе Корбан бәйрәме алдыннан Шәленең “Заһир” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов белән корбан чалу, мөселманнарның бу бәйрәмне ничек үткәрүләре турында әңгәмә кордык.
– Тимур хәзрәт, мәгълүм булганча, Корбан бәйрәме, Мәккәгә хаҗ кылу тәмамланган көннән башлана. Быел сезнең мәхәллә кешеләре арасында хаҗ кылучылар бармы? Хаҗ кылу һәм Корбан бәйрәме арасында нинди бәйләнеш бар?
– Хаҗ – ислам диненең бишенче баганасы. Быел безнең авылдан тугыз кеше хаҗга китте. Аллаһы Тәгалә аларның бу изге гамәлләрен, догаларын кабул кылсын.
Корбан бәйрәменең меңъеллык тарихы бар һәм ул Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы Исмәгыйль белән бәйле. Аллаһы Тәгалә үзенең пәйгамбәрен сынар өчен аңа төшендә улын корбан итәргә кушкан. Әмма Аллаһка кеше каны кирәкми. Ибраһим дингә тугрылыгын күрсәтеп, улын корбан итәргә булгач, Аллаһы Тәгалә аңа корбанга бәрән чалырга боера. Әлеге искә алынган барлык вакыйгалар хаҗиләребезнең хаҗ кыла торган урынында булган. Аллаһ үгет-нәсихәт рәвешендә Ибраһимның барлык буыннарына корбан чалу йоласын үтәргә һәм хаҗ кылырга куша. Бу кешеләр пәйгамбәрнең гыйбрәтле тарихын истә тотсыннар өчен эшләнә. Шуңа да Корбан бәйрәме тирән мәгънәгә ия. Ул кеше гомерен бәяли белергә өйрәтә, җирдә кеше каны коелырга тиеш түгел.
– Бүгенге көндә Корбан бәйрәменең актуальлеге нидән гыйбарәт?
– Хаҗ бердәмлеккә чакыра, ә корбан чалу йоласы әйләнә-тирәдәгеләргә һәм мохтаҗларга карата шәфкатьле булырга өнди. Хаҗда төрле милләттәге кешеләр очраша, аларның телләре, мәдәниятләре төрле, әмма бу аларга бергә булырга һәм үзара тынычлыкта дога кылырга комачауламый. Бүген безгә үзара аңлашу, бер-береңә карата хөрмәт җитми.
– Мөселманнар, шул исәптән шәлеләр бу бәйрәм көннәрен ничек үткәрә?
– Традиция буенча бәйрәм намазы алдыннан һәр кеше тәһарәт ала, гает мунчасына керә. Туган-тумачалар кайта, һәркем бәйрәмгә әзерләнә – хатын-кызлар өстәл әзерли, ир-атлар – корбан чалыр өчен барлык кирәк-яракларны әзерләп куя. Иртән кояш чыгып ярты сәгать узганнан соң – ирләр тәкъбир әйтеп мәчеткә бара. Быел кояш иртәнге бишенче яртыда чыга, димәк бәйрәм намазы уку иртәнге сәгать биштә планлаштырыла. Намаздан соң, һәркем бер-берсен бәйрәм белән котлый, өйләренә таралыша, һәм корбан чалырга ашыга.
– Корбан чалу йоласы тәртибе турында җентекләбрәк сөйләгез әле?
– Корбан чалу һәр мөселман кешесенә фарыз гамәл. Корбанга бер еллык тәкә яки сарык, кәҗә, кимендә ике еллык сыер, кимендә биш еллык дөя чалырга рөхсәт ителә. Ат, каз, тавык яки үрдәкне корбанга чалырга ярамый. Бу йола бик гади: терлек уң ягы белән кыйблага каратып егыла, махсус дога укыла аннан соң чалына. Ит өч өлешкә тигез итеп бүленә,аның бер өлеше ярлыларга, мохтаҗларга өләшенә, бер өлеше белән туганнарны, якыннарны сыйлыйлар, өченче өлеше хуҗаларда кала. Иң яхшысы, итне тулысы белән ярлыларга, мотаҗларга тарату. Әгәр гаилә җитеш гаилә булмаса, итне үзенә калдыру да гөнаһ булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа