Бу мәсьәләне уртак фикергә килеп, хәл итәргә кирәк
Төзекләндерү мәсьәләсе еш кына питрәчлеләрне борчылырга мәҗбүр итә.
Бер яктан караганда, авыл халкының матур һәм уңайлы яшисе килә. Ә икенче яктан караганда - еш кына моның өчен уртак эштә үзеңә катнашырга, яки гадәти тормыш рәвешен корбан итәргә туры килә. Ә моңа бөтен кеше дә риза түгел шул. Бу юлы да шундый хәл килеп туган.
Күптән түгел без район үзәгендә яшәүче бер кешедән хат алдык.
"Безнең Мелиораторлар урамында (13) иске, бик тузган корылмалар, сарайлар урнашкан. Хәзерге вакытта алар барысы да җимерелеп бара, анда безнең күршеләребез үзләренең чүп-чарларын чыгарып ташлый, шуңа да анда этләр җыела. Мин инде бу мәсьәләне хәл итүләрен сорап авыл советына мөрәҗәгать иттем, бу сарайларны сүтәргә кирәк яки әлеге санкцияләнмәгән чүплекне булдыручыларны ачыкларга кирәк. Әлегә кадәр бернинди үзгәреш тә юк. Ә бит бу корылмалар бик яхшы урында урнашкан, анда балалар мәйданчыгы, парковка өчен махсус зона эшләп булыр иде".
Шуны әйтергә кирәк, әлеге урамны төзекләндерү һәм реконструкцияләү мәсьәләсе инде берничә ел буе күтәрелеп чыга.
- Мелиораторлар урамын төзекләндерү планы Мишанин урамындагы яңа машина кую урыннарын җиһазландыру планы белән бервакытта туды. Хәзерге вакытта аларның күбесе тиешле тәртиптә оформить ителмәгән корылмаларны тәртипкә китерү кирәклеге инде күптәннән барлыкка килде. Алар куркыныч тудыра, шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы таләпләре кагыйдәләрен боза. Әмма аларны гамәлгә ашыру тагын да кыенрак булып чыкты, - дип аңлатты район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов. - Реконструкция мәсьәләсе бу урамда яшәүчеләрнең күбесен кызыксындыра, шуңа күрә компромисслы карарга килү бик кыен, шулай да бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Без әлеге планнардан баш тартмадык һәм хәзер халык, хосусый милек ияләре белән эш алып барыла.
Сарайлары булган кешеләрне дә аңларга була. Аларның күбесе анда фатирда урын табылмаган үз әйберләрен саклый. Еш кына бу Питрәчтә озак еллар яшәүче олы кешеләр, аларның күз алдында район үзәге кечкенә авылдан Казанның күп халыклы шәһәр бистәсенә әверелә. Хәзер аларга үз исәпләренә кимендә иске сарайларын бердәм стильдә үзгәртеп корырга, таләпләргә туры китерергә, яисә бөтенләй сүтәргә тәкъдим итәләр. Мондый вариант белән һәркем дә килешми.
- Төзекләндерү эшен еш кына тискәре кабул итәләр, чөнки ул гадәткә кергән тормыш тәртибен үзгәртә, вакытлыча булса да, уңайсызлыклар тудыра. Без, шул ук урамда кешеләр тормышына куркыныч тудырган карт агачларны кисәргә һәм район полиция бүлеге территориясендәге корылмаларны сүтәргә кирәк булганда шундый ук хәлгә юлыктык. Күпләр каршы булды, эш барышында үзләренең милкенә зыян килүдән курыктылар. Хәер, нәтиҗәдә, бу эш пөхтә башкарылды, - дип билгеләп үтте Питрәч авыл җирлеге башлыгы башкарма комитет җитәкчесе Али Рафиков. - Моннан тыш, корылмаларны сүтү, реконструкцияләү һәм калдыкларны юкка чыгару өчен шактый средстволар таләп ителә, ә алар безнең бюджетта каралмаган. Авыл җирлеге өчен туры килгән программалар юк. Шулай да әлеге проблеманы хәл итү юлын табарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа