Бүген Питрәч районы территориясендә яңгыр явачак
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча
Җомга, 8 августта, Питрәч районында яңгырлар, көндез һәм кичен – коеп яуган яңгырлар, ә кайбер урыннарда яшен һәм хәтта боз явуы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренгәнчә, иртән урыны белән томан булырга мөмкин.
Бу көнне җил көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан булыр дип фаразлана, әмма урыны белән тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин, яшен вакытында секундына – 15-20 метрга кадәр.
Районда көндез иң югары температура +25 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа