Бүген Питрәч районында -17 градуска кадәр салкын көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
10 февральдә Питрәч районында салкын һәм җилле һава торышы сакланачак.
Температура төнлә һәм иртән -16°... -21°C. Көндез -12°...-17°C.
Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 м, урыны белән тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә.
Юлларда көчле бозлавык саклана. Рульдә йөргәндә, урамда бик сак булыгыз. Җылырак киенегез һәм мөмкин булганча салкында озак торудан сакланыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia