Бүген Питрәч районында +17 градуска кадәр җылытачак
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча
Бүген, 15 апрельдә, Питрәч районында алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем булу ихтималы аз.
Төнлә һава температурасы +3...0 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +15...+17 градуска кадәр җылыначак.
Җил көньяк-көнбатыштан: төнлә секундына 4-9 метр тизлек белән, көндез секундына 6-11 метрга кадәр көчәячәк, урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа