Бүген Питрәч районында +19 градуска кадәр җылытачак
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча
Питрәчлеләрне 12 майда салкын төн һәм җылы май көне көтә. Төнлә температура +3..+6 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән туфракта -1 градуска кадәр кырау булуы ихтимал. Көндез һава +16...+19 градуска кадәр җылыначак.
Төнлә явым-төшемсез булачак, көндез бераз яңгыр явуы көтелә.
Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа