Бүген Питрәч районында +31 градуска кадәр эсселек көтелә
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча
Бүген, 30 майда, Питрәч районында җылы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми.
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +8..+12 градус булачак. Көндез термометр баганалары +29...+31 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа