Бүген Питрәч районында яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә
ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча
2 июльдә Питрәч районында һава торышы тотрыксыз булачак. Төнлә урыны белән бераз һәм уртача яңгырлар явачак, көндез көчле яңгырлар һәм яшен фаразлана.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 14 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температура +11...+14 градус, көндез +16...+19 градуска кадәр җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа