Бүген Питрәч районында томан һәм +4 градуска кадәр җылылык көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Бүген Питрәч районында аномаль җылы һава торышы сакланачак.
Алмашынучан болытлы һава көтелә, кайбер урыннарда томан төшәчәк.
Җил көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.
Җылы төннән соң көндез һава температурасы 0…+4 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia