Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Питрәч урманчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Нәкъ менә алар яшел байлык сагында тора

Питрәч районында урманнар - 13640 гектар, шуларның 40 проценты – ылыслы һәм йомшак яфраклы, 20 проценты каты яфраклы агачлар.


Булат Галимуллин: «Агач утырту планын үтәдек»

– Безнең төп бурыч - урманнарны саклау, яңарту. Урманнарга 6 урман инспекторы һәм 10 урман хуҗалыгы хезмәткәре хезмәт күрсәтә. Безнең янгын станциясендә янгын сүндерү өчен 3 автомашина, ЗИЛ, ГАЗ һәм УАЗ бар, – дип сөйләде Питрәч урман хуҗалыгы урманчысы Булат Галимуллин. - Җәй эссе булды, бигрәк тә август, һава температурасы 30 градустан түбән төшмәде, ай ярым яңгыр яумады. Безнең хезмәткәрләр бу көннәрдә тырышып эшләделәр, тәүлек буе постларда кизү тордылар. Ял һәм бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән кизү тору оештырылды.
Быел без агач утырту планын үтәдек, Бутырка урманында һәм Нептун янындагы урманда яшь чыршы һәм нарат үсентеләре 2шәр гектар мәйдан били. Елына 2 тапкыр көзен һәм язын авылларда «Урман утырту көне» үткәрәбез, быел 20 меңгә якын үсенте утырттык. Бәйрәм алдыннан иң яхшы хезмәткәрләребезне билгеләп үтәсе килә: тракторчы Тәлгать Сәйфетдинов, урман янгын станциясе башлыгы Әхмәт Гыйззәтуллин, урман культурачылары Гөлсинә Вәлиева, Рания Гыйззәтуллина, урман инспекторлары Айдар Бикмөхәммәтов, Илдар Хәйруллин, Илнар Сәлахиев, Николай Иванов һәм Александр Иванов.
Барлык хезмәттәшләремне, урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәребез белән котлыйм һәм сәламәтлек телим.


Дарият Гайфуллин: «Кайчандыр бездә 70тән артык кеше эшләде»

Урман хуҗалыгы ветераны Дарият Гайнуллович 12 сентябрьдә үзенең 76 нчы туган көнен билгеләп үтте. Ул Мамадыш районы Лесхоз бистәсендә туып-үскән. Аның әтисе Гайнулла Гайфулла улы урманчы булып эшләгән. Улы да әтисе юлын сайлаган.
1967 елда югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Дарият Гайфуллин туган ягына кайта һәм техник-урманчы булып эшли башлый. 1981 елда яшь перспективалы белгечне Питрәч урман хуҗалыгына урманчы итеп эшкә билгелиләр. 21 ел зур коллективны җитәкли, аннары 5 ел урманчы урынбасары була. 2007 елда лаеклы ялгакитә. Аны күпләр остазы дип саныйлар, еш кына киңәш сорап киләләр аннан. Ул беркемгә дә ярдәм итүдән баш тартмый, егетләр белән урманнарга бара, ул аларны үзенең биш бармагы кебек белә.
- Ул елларда безнең урман хуҗалыгы бик зур иде. Кайчандыр бездә 70тән артык кеше эшләде, - дип искә ала Дарият Гайнуллович. – Ул вакытта да, нигездә, урман утырту белән шөгыльләндек. Яшь коллегаларым онытмый, чакыралар, ә мин, үз чиратымда, тәҗрибәм белән уртаклашам. Бөтен гомерем диярлек урман хуҗалыгында үтте бит, - дип йомгаклады ул сүзен.


Илнар Сәлахиев: «Кешеләр урманга сакчыл карый»

Яшь урман инспекторларының берсе - Илнар Сәлахиев. Урман хуҗалыгында ул 4 нче елын эшли. Ул үзенә йөкләнгән эшләргә җитди мөнәсәбәте һәм тырышлыгы белән өлкән коллегалары арасында хөрмәт яулаган. Илнарның участогы иң зур участокларның берсе. Аның карамагында 3692 гектар урман бар, шуның 90 процентында ылыслы агачлар утыртылган.
- Көн саен 2шәр тапкыр үз участогымны әйләнеп чыгам, якынча 40 километр юл җыела, – дип сөйли Илнар. – Мин төрле хокук бозуларны ачыклыйм, мәсәлән, законсыз агач кисү. Бәхеткә, мондый хокук бозулар азаеп бара, быел андый бер очрак та булмады. Агачлар«авырмыймы», дип тикшереп чыгабыз, нигездә, бу нарат рагы һәм тамыр губкасы булырга мөмкин. Авыру таралмасын өчен, без фитопатологик тикшерү үткәрәбез һәм авыру агачларны кисәбез.
Ел саен урманнарны яңартабыз, киселгәннәре урынына яңаларын утыртабыз. Безнең коллектив бик тату, һәр эштә бер-беребезгә ярдәмгә киләбез. Агач утырткан вакытта Лаеш урман хуҗалыгындагы коллегалар белән берлектә эшлибез. Шулай ук Шәле һәм ТатЦИК авылларында яшәүчеләр безгә актив ярдәм итә. Мәсәлән, җәйнең эссе көннәрендә алар безнең белән кизү тордылар. Халык битараф түгел, алар урманга сакчыл карый.


Гөлсинә Вәлиева: «Көнне урман һавасы сулап үткәрәбез»

Гөлсинә Габдулла кызы озак еллар фермада сыер савучы булып эшләгән. 5 ел элек һөнәрен үзгәрткән һәм питомникта урман культурачысы булып эшли башлаган.
- Безнең питомник 4 гектар мәйданны били, - дип сөйли ул. - Нигездә чыршы һәм нарат үсентеләре үстерәбез. Заказ буенча без башка токым агачлар да үстерәбез. Көне буе эштә булабыз, чөнки үсентеләр аеруча тәрбия таләп итә, өстәвенә, җәй коры булды. Миңа бу эшне районның тәҗрибәле урман культурачыларының берсе Гөлфирә Шәмсиева өйрәтте. Ул эшнең барлык нечкәлекләрен күрсәтте. Эш җиңел түгел, ләкин кызыклы. Питомникта эш иртә яздан, кар китүгә башлана. Өч ел буе үскән агач үсентеләрен урманнарга, посадкаларга күчереп утыртабыз. Шул 30 сантиметрлы үсентеләр вакытлар үтү белән чын урман гигантларына әвереләләр. Көнебезне урманда үткәрәбез. Мин үзем дә урман янында үстем, Күндәге йортыбыз аннан берничә адым ераклыкта иде. Кызыл Яшьләр авылында яшәүчегә кияүгә чыктым, монда әйләнә-тирәне урман чорнап алган, - дип уртаклашты Гөлсинә Габдулла кызы.
Ә өйдә аны башка эш-мәшәкатьләр көтә: үгезләр, тавыклар, бакча бар. Буш вакытта китаплар һәм газеталар укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса