Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Россиядә Балыкчы көне билгеләп үтелә

Питрәчлеләрне Кама, Идел, Мишә, якын-тирәдәге күлләр һәм буалар яр буенда күрергә мөмкин.

Иван Чернов элек балык тоту белән профессиональ рәвештә шөгыльләнгән. Калининградта армиядә хезмәт иткәннән соң сиксәненче елларда балык тоту траулерында эшләгән, Атлантик һәм Һинд океаннары буйлап йөзгән.

– Анда балык тоту бөтенләй башка, диңгез, тирәнлек. Һәр балыкка һәм кальмарга махсус нык кармаклар кирәк. Миңа бар җирдә дә, теләсә кайсы сулыкларда ошый, – дип сөйли Иван Иванович.

Ул Уралда, төгәлрәге Пермь краеның Сосновка поселогында туып-үскән.

– Әти-әни тайгада эшләде. Без, малайлар, җәй буе табигатьтә йөрдек, су коендык, кояшта кызындык һәм балык тоттык, – дип искә ала ул үзенең балачак елларын. – Безнең яклар җиләк, гөмбә, балыкка бай иде. Якында гына ике елга – Кыдыз һәм Лолаг ага, анда күп төрле балыклар йөзә. Мин беренче тапкыр балык тотарга әтием Иван Иванович белән бардым, ул мине өйрәтте. Мин плотва һәм елец тоттым. Ул вакытта ук бу шөгыльне ярата башладым. Балык тоту җайланмаларын үз кулларыбыз белән ясадык, кармак таякларын миләш, чикләвек куакларыннан ясадык. Безгә лескалар һәм крючокларны шәһәрдән алып кайталар иде, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Черновлар гаиләсе берничә яшәү уры - нын алыштырганнан соң 1998 елда Питрәчкә күченеп кайта, һәм монда төпләнеп калырга карар итә. Өстәвенә, балык тотарга урын бар иде: Мишә, буалар, күлләр һәм Кама да якында гына.

– Миңа кышын балык тоту ошый. Тыныч кына боз өстендә йөрисең, балык эзлисең, туңырга вакыт юк. Ләкин җәй көне дә мин үз мавыгуымнан баш тартмыйм. Калкавычлы кармакка балык тотуга өстенлек бирәм. Кичке балык тотуга күбрәк йөрим, тынлыкны, табигатьне һәм балыкларны яратам. Мәсәлән, Стрелкада кәрәкә, алабуга, чуртан, плотва очрый, анда инде бер ел үрдәкләр яши, аларны ашатам. Төрлечә була: кайчак тулы савыт белән, кайчак буш та кайткан вакыт була. Иң мөһиме – табигатьтә ял итү, кайвакыт улым Егор белән барабыз. Ул минем кебек хирыс түгел, ләкин буш вакыты булганда миңа кушыла, – диде балыкчы.

Гаиләдә Иван Ивановичның хоббиена аңлап карыйлар. Ул чын пешекче. Тоткан балыкларыннан үзе уха пешерә, балык кыздыра, балык әзерләүнең төрле ысулларын белә. Шулай ук аны киптерә. Әгәр балыкны күп тотса, күршеләренә, дусларына тарата.

– Браконьерлар һәм ярларны, сулыкларны төрле чүп-чар белән пычратучылар кәефемне төшерә. Бездә бит шундый закончалык бар: балыкчы, үз артыңнан чүп-чарны җыештырып кит! Бу бит бер дә авыр түгел, чүпне пакетка салып урнага салырга гына кирәк. Яшь чакта без балыкларны коткардык, алар язгы ташудан соң чокырларда калалар иде. Үлмәсеннәр өчен, без аларны җыеп, елгага кире җибәрә идек. Хәзер балыкчылар бер көн белән яши. Тыелган юллар белән күп балык тоталар, ә аннары аларның юклыгына зарланалар. Балалардан алып олыларга кадәр барлык балыкларны үзләре юк иткәч, балык каян килсен инде?! Табигатьне һәм аның байлыкларын саклау безнең кулларда, – дип тәмамлады сүзен Иван Чернов.

Без аның белән Стрелка яр буенда сөйләштек, вакыт сизелми дә үтеп китте, бер-бер артлы кешеләр килеп китте, бу көнне балыкның бик чиртәсе килмәде. Шулай да язмабыз герое берничә зур булмаган плотва һәм кәрәкә тартып чыгара алды. Ул аларны сак кына крючоктан чыгарды һәм, үссеннәр әле, дип суга кире җибәрде.

«Мин ипи, камыр, ботка, кукуруз кулланам, кайвакыт хәлвә һәм сарымсак өстим. Кәрәкә татлы ризыкларны, ә калган балыклар кискен исне ярата. Питрәчлеләрнең яраткан урыннары – Түбән күл, Стрелка һәм Мишә. Балык тоту осталыгы һәркемгә дә бирелми. Моның өчен сабырлык, шулай ук тыныч кына көтеп торырга һәм балык ашарга килгән вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк. Еш кына балыкларны бер үк җим белән сыйлыйлар, бу очракта балыкны күп тоту мөмкинлеге артачак, чөнки алар бу урынга ияләшкән була».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса