Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген сугышчы-интернационалистларны искә алу көне

35 ел элек бу көнне Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгып бетте.

КИРЮШИН Николай Дмитриевич (1964-1983 еллар)

Апасы Зоя Желтухина аны шат күңелле, игелекле һәм эш сөючән егет буларак искә ала.

– Коляны без барыбыз да бик яраттык. Малай чагында ул эчмәде, тәмәке тартмады, кечкенәдән әтигә хуҗалык буенча ярдәм итәргә, ә кышын туганнан туган сеңелләрен чанада тартып йөрергә ярата иде. Әле тагын баллы ризыкларны яратып ашый иде ул, – диде Зоя Дмитриевна.

Николай Кирюшин Көек авылында туган, Богородск урта мәктәбендә укыган, сигезенче сыйныфтан соң СПТУ-93кә укырга кергән. Аннары «Пригородный» совхозында эшләгән. 1983 елның 1 октябрендә СССР Кораллы Көчләренә алынган.

(«Ямьле Мишә булары» китабыннан өзек) ... 1985 елның 23 марты. Пакистан чиге. Сугышчылар өчен авыр марш. Кызу авыр рейслар. Миналардан машиналар шартлый. Составында Николай булган бүлекчәгә бандит фетнәчеләрен юк итү йөкләмәсе бирелгән була. 3 нче мотоукчылар батальоны взводының өлкән гранатометчысы, рядовой Кирюшин шушы көрәштә һәлак була.


МӘРХӘБИН Илдар Илгиз улы (1966-1986 еллар)

Ярдәмчел, намуслы һәм кыю егет. Ул биш ир туганы һәм сеңлесе хәтерендә нәкъ шулай истә калган.

– Минем өчен Илдар һәрвакыт үрнәк булды. Ул намуслы, тырыш иде, авыр чакта ташламады, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышты, хәрби хезмәтеннән беркайчан да зарланмады, – дип билгеләп үтте энесе Илфат.

Илдар Мәрхәбин Кызыл Яшьләр авылында туган, Күн авылы мәктәбендә укыган.

– Илдар бик гади һәм ярдәмчел малай булып үсте, изге күңелле һәм шул ук вакытта нык характерлы булуы белән башкалардан аерылып торды. Сыйныфташ кызлары аны игътибарлылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге өчен яраттылар. Малайлар аны турысын әйтүе, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуы өчен хөрмәт итте. Сыйныф җитәкчесе Г.Г. Әюпованың «Ямьле Мишә буйлары» китабында басылган истәлекләре.

Армиягә чакырылганчы, Илдар Мәрхәбин милли көрәш белән шөгыльләнде. Колхозда механизатор булып эшләде, танкист булып хезмәт итте.

«1986 елның 23 маенда, бер хәрби заданиены үтәгәндә, дошман пулясы Илдарның гомерен өзә», дип язылган була командование хатында.


САЛИКИЕВ Геннадий Николаевич (1963-1984 еллар)

Геннадий Саликиев туганнарының күңелендә әле дә яши.

– Ул үзенең физик көче белән аерылып торды. Мәсәлән, яшүсмер чагында, яшьтәшләре ике кулы белән дә күтәрә алмый торган штанганы бер кулы белән күтәрә иде, – дип искә ала Геннадийның энесе Анатолий Саликиев.

Геннадий Саликиев Кәвәл авылында туган. Мәктәп елларында үзен яхшы укучы, спорт активисты буларак күрсәтә, авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгатендә катнаша. Мәктәптән соң «Россия» колхозында механизатор булып эшләгән.

1982 елның 1 апрелендә ул СССР Кораллы Көчләре сафларына алына. Ул тугыз сугыш операциясендә катнашкан. Хәрби хезмәте тәмамланырга ике ай кала, өлкән сержант, икенче мотоукчылар ротасы взводы командиры урынбасары Геннадий Саликиев үзенең соңгы төнге операциясенә китә. Бу 1984 елның 30 гыйнварыннан 31 гыйнварына каршы төн була.


ПЕРЧКОВ Евгений Александрович (1965-1984 еллар)

Евгений Перчковның исән туганнары калмаган инде. Ә менә бертуганының хатыны Марина Перчкованың искә алырлык хатирәләре бар.

– Женя гади авыл баласы иде. Мин аның сугыштан җибәрелгән хатларын кабаткабат укыдым. Ул һәлак булганнан соң аның истәлегенә бабай каен утыртты, – дип уртаклашты ул.

Бу каен хәзер дә әти-әнисе яшәгән күпфатирлы йорт янында үсеп утыра. Аның янына 2019 елда мемориаль таш урнаштырылган. Евгений Перчков башта Пимәр мәктәбендә укый, аннары СПТУ-93кә укырга керә.

– Яхшы иптәш булды. Ул Нормадан, ә мин – Әлбәденнән. Ул безнең авыл аша йөрде, һава торышы начар булган чакта бездә кунарга кала иде. Без дус идек, бергә клубка йөрдек. Училищены тәмамлагач, Казанга китте. Мин армиядә хезмәт иткәндә, әти-әнием, Евгений һәлак булган, дигән кайгылы хәбәр белән хат җибәрде, – дип сөйли Евгенийның элеккеге группадашы Валентин Ильин.

Евгений Перчков 1984 елның 9 сентябрендә иртәнге биштә һәлак була, өлкән укчы дошманның утлы һөҗүменә ташланган чакта, янәшәсендә мина шартлый.

Тулырак: https://pestrecy-rt.ru/news/jemgiyat/bugen-sugyscy-internacionalistlarny-iska-alu-kone

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса