Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә

Һәр редакциянең иң мөһим кешеләре – бу аның укучылары һәм газетага яздырырга ярдәм итүчеләр.

Бу район газетасы редакциясе бәйрәме. Безнең коллектив зур түгел, анда уннан артык кеше эшли. Әмма һәр редакциянең иң мөһим кешеләре – бу аның укучылары һәм газетага яздырырга ярдәм итүчеләр.

Наталья Матросова, “Каенкай” балалар бакчасы мөдире

– Минемчә, коллективның һәр әгъзасы безнең районда барган барлык сәяси, икътисади, социаль яңалыклардан хәбәрдар булырга тиеш. Интернеттан һәрвакытта үзеңә кирәкле барлык мәгълүматны да күреп бетерү мөмкин түгел, ә газета каршыңда ятса, мөһим хәбәрләргә шунда ук күз төшә. Моннан тыш, без аның аша мәдәниятебезгә һәм гореф-гадәтләргә якынаябыз.

Газетада, шул исәптән, безнең балалар бакчасында уза торган чаралар яктыртыла, шулай ук без үзебез ата-аналар, педагоглар өчен киңәшләр язып җибәрәбез, шулай итеп, үзебезнең педагогик тәҗрибәбезне газета аша таратабыз.

Безнең коллективта күпчелек хезмәткәрләр район газетасына язылды инде, төгәлрәк әйтсәк – 24 кеше. Узган ел хезмәттәшебез газетага язылган өчен биш килограмм шикәр комы отты. Безгә газетаны эш урыныбызга китереп бирәләр, аны китерүгә хезмәткәрләр шунда ук аны карап чыгалар, укыйлар, кайвакыт бергәләп ниндидер яңалык турында фикер алышалар, ә кичен аны өйләренә алып кайтып китәләр. Без мәгариф өлкәсендә эшлибез, шуңа күрә, әлбәттә, бу өлкәгә кагылышлы язмалар безнең өчен аеруча кызыклы. Шулай ук районда эшләүче кешеләр – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, гаилә династияләре турында укырга яратам.

Нина Дудкина, әбүнәче

– Безнең гаилә газетаны инде күптәннән алдыра. Без Анатолий Иванович белән инде 49 ел бергә яшибез һәм шул елларда газетага язылмый калганыбыз юк. Анда яңалыклар да, киңәшләр дә, мөһим хәбәрләр дә бар. Хәзер почта гына газетаны начар тарата, шуңа күрә аны безгә кызыбыз Юлия алып килә.

Мин гомерем буе сәүдә өлкәсендә эшләдем, шуңа күрә күпләрне беләм һәм газетадагы барлык кешеләр таныш. Алар турында уку, ничек яшәүләре, кайда эшләүләре, нәрсә белән шөгыльләнүләре, кемнең туган көне, кемнең юбилее булуы турында уку кызык. Мине ирем белән балалар да газета аша 70 яшем белән котладылар, бу бик яхшы бүләк булды.

Газета аша дөнья хәлләрен белеп барабыз, бу тәрәзә аша урамдагы хәлләрне күзәткән кебек бит. Газетадан башка яшәп буламы соң? Газета яшәргә тиеш, чөнки аның битләрендә район тарихы языла һәм саклана. Шуңа күрә редакция хезмәткәрләренә алга таба да уңышлар телим.

Флюра Камалиева, почтальон

– Мин почтальон булып күптән түгел генә эшли башладым, сентябрьдә ике ел булачак. Туган авылым Шәледә эшлим. Минем карамакта якынча 500 йорт.

Авыл халкы газеталар укырга ярата, нигездә татар телендә “Акчарлак”, “Ирек майданы”, “Себерке”, “Алга” газеталарын алдыралар. Үзләре сорап язылалар газеталарга, үгетләргә дә кирәкми. Аеруча да ташламалар булганда отышлы бәядән язылып калырга тырышалар. Аларны вакытында китерергә, тоткарламаска тырышабыз. Газетадан укып яңалыкларны иң беренче булып беләсең бит.

Мин үз вакытында Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым, почтага кадәр сатучы-кассир булып эшләдем. Һәр өлкәнең үз катлаулылыгы бар. Хатлар, пенсияләр, квитанцияләрне үз машинамда таратам, шуңа күрә миңа уңайлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса