Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә

Мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, зур предприятиеләрне туклану пунктларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ризыкның тәмле һәм файдалы булуы турында пешекчеләр кайгырта.

(Сулдан уңга) Лилия Галиева һәм Гөлнара Сәлахиева төшке аш әзерлиләр.

“Айгөл” балалар бакчасында инде ике ел Гөлнара Сәлахиева өлкән пешекче булып эшли. Аның хезмәт стажы зур, ул инде 17 ел яраткан һөнәрендә. Кечкенәдән үк аш-су остасы булырга хыялланган, һәрвакыт әнисе Фирдәүс Габдулла кызына кухняда ярдәм иткән. Әнисе нәрсә дә булса пешерә башласа кызы бәрәңге чистартырга, кайчак камыр басарга тотына торган була.

Туган авылында Шәле мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1997 елда ул Казанның 49 нчы номерлы училищесына укырга керә, бер елдан соң аш-су остасы дипломын ала һәм шәһәр кафеларының берсенә ярдәмче булып урнаша. 2001 елда авылдашы Фәнис Сәлахиевка кияүгә чыга, алар мәктәп елларыннан бирле дус булалар. Кызлары Гүзәл Казанда эшли, уллары Адель техникумда укый.

– Күп еллар шәһәрдә яшәгәннән соң, туган районга кайттык, Питрәчкә, туганнар һәм дуслар янына якынрак урынга кайтырга булдык, – диде Гөлнара Мансур кызы. – Яраткан эшемне тиз таптым, ял итмәдем диярлек. Балалар бакчасына килдем, тест үттем, берничә сәгатьтән соң плитә янында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен төшке аш әзерли идем инде.

«Балаларга борщ, макарон, пылау, өй токмачы күбрәк ошый. Көненә 120гә кадәр бала ашатабыз».

– Ул үзен яхшы яктан гына күрсәтә: аралашучан, игелекле, үз эшен белә, тәмле пешерә, балалар өстәмәләр сорый. Аны кол- g Балаларга борщ, лективта хөрмәт итәләр, – диде үз макарон, пылау, хезмәткәре турында мөдир Ләйлә Камалиева.

Пешекченең эш көне иртәнге ошый. Көненә 120гә алтыдан башлана. Беренче эш итеп ботка пешерер өчен сөтне кадәр бала ашата- кайнатырга куя. Бер сәгатьтән соң мәктәпкәчә учреждениедә тормыш кайный башлый. Тәрбияләнүчеләрне көненә өч тапкыр ашаталар: иртәнге аш, төшке аш, төштән соңгы җиңелчә аш. Меню төрле: аңа ботка, беренче һәм икенче ризыклар, салатлар, җиләк-җимеш, компот, соклар, камыр ризыклары керә. Продуктларны Казаннан китерәләр.

Гөлнара Сәлахиеваның кулдашлары – Марина Иванова һәм Лилия Галиева. Соңгысы – кухня хезмәткәре.

Лилия Галиева балачактан ук аш-су остасы булырга, тирә-юньдәгеләрне файдалы һәм тәмле ризыклар белән сөендерергә теләгән. Туган авылы Чыты мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Ленино-Кокушкино һөнәри лицеена укырга керә, анда һөнәр ала.

– Мине кошчылык комплексына практикага җибәрделәр, аннары анда пешекче булып эшләдем, – диде ул. – Предприятие зур, анда күп кеше эшли. Хезмәткәрләрне ашату өчен тырышырга туры килде. Минем хезмәттәшләремнең берсе дә эштән зарланмады, чөнки үз һөнәрләребезне үзебез сайладык, – дип билгеләп үтә ул.

Декрет ялыннан соң Лилия Галиева “Айгөл”гә эшкә чыккан. Ул савыт-саба юа, төрле яшелчәләрне кисеп чистарта. Төп таләпләрнең берсе – чисталык һәм тәртипне саклау.

Балаларның сәламәтлеге дөрес туклануга бәйле икәнен барысы да яхшы аңлый һәм шуңа тырышалар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса