Быел Ленино-Кокушкинода үзгәрешләр көтелә
Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә өч мең кеше яши.
Бу җирлеккә караган авылларда яшьләр дә аз түгел. Ленино-Кокушкинода районның башка авылларындагыга караганда яшь гаиләләр яшәргә күбрәк кала, чөнки монда районның ике зур авыл хуҗалыгы предприятиесе урнашкан. Җирле халыкның күбесе шунда эшли. Монда Питрәч Яшьләр үзәге урнашкан, анда капремонт тәмамланып килә, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар бар. Әмма монда да һәр җирдәге кебек проблемалы мәсьәләләр дә юк түгел, аларны хәл итү авыл халкының гына көченнән килми.
Авыл җирлеге башлыгы Азат Сәйфетдинов сүзләре буенча, быел үзара салым программасы буенча җыелган акчаларны нәкъ менә шундый мәсьәләләрне хәл итү өчен тотачаклар. Ничек күбрәк җыясың, шулкадәр күбрәк эш башкарып булачак. Аларның иң мөһиме – Ленино-Кокушкинода балалар мәйданчы төзү. Авыл юллары да зур игътибар сорый, шулай ук Олы Бутырка һәм Үшнә авылларындагы каты-көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыгы да. Боларны тормышка ашыру күбесенчә җирле халыктан тора. Быел һәр кешедән 500әр сум җыярга уйлаганнар.
Авылда бала-чаганың ялын оештыру урыныннан тыш яшьләр һәм олылар ялы өчен дә яңа заманча парк барлыкка киләчәк. Аны иске мәктәп урынына төзергә планлаштыралар. Күптән түгел генә сукбай этләрне җәлеп итеп торган ташландык иске бина урынында кызу эш бара. Тиздән тузган стеналар һәм фундаментны сүтәчәкләр, бу урынны җыештырып, төзелеш өчен мәйданчыкны чистартачаклар. Булачак парк проектын республика дизайнерлары һәм архитекторлары эшләячәк, шулай итеп, бу җирлектә тагын бер матур урын барлыкка киләчәк.
Башка объектларны да төзекләндерергә ниятлиләр. Мәсәлән, балалар бакчасы янәшәсендә парковка төзергә планлаштыралар. Яшьләр үзәге артында локаль сугышларда һәлак булган якташларына куелган һәйкәлне төзекләндерү эшләрен тәмамлаячаклар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлгә дә реконструкция ясаячаклар. Шулай ук аның янәшәсендәге территория дә төзекләндереләчәк.
Авылның тагын бер истәлекле урынын-территориясен төзекләндерү һәм яңарту эшләре көтә, анда “Ленино-Кокушкино” музей-тыюлыгы урнашкан. Ленино-Кокушкиноның тагын бер проблемалы зонасы – Үшнә елгасындагы гидротехник корылмага игътибар биреләчәк. Дөрес, әлегә сүз документлар булдыру - ГТС проект сметасы әзерләү турында гына бара. Документлар, техусловие алу, урамнарны газлаштыру мәсьәләләре хәл ителә.
Моннан тыш авыл җирлегендә агымдагы проблемалар хәл ителә. Күптән түгел генә Олы Бутырка авылында су башнясының тузган насосын алыштырганнар, шуның белән халыкны су белән тәэмин итү проблемасы хәл ителгән. Ел башында Ленино-Кокушкино үзәгендә спорт мәйданчыгына ут тоташтырганнар, хәзер аннан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында файдаланырга була. Җирлек җитәкчелеге гражданнар мөрәҗәгатьләрен оператив хәл итәргә тырыша. Якын арада, мисал өчен сукбай этләрне тоту планлаштырылган. Көчтән килгәнчә урамнарны кардан чистарту мәсьәләсе дә хәл ителә. Шулай да монда катлаулы мәсьәләләр аз түгел, җирле торак пунктларда юллар озынлыгы - илле километр чамасы, аларны чистарту күп вакыт һәм средстволар таләп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia