Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Быел Питрәч районы прокуратурасы коррупциягә кагылышлы биш эш буенча гаепләүне хуплады

Хәзерге вакытта район суды каравында ике җинаять эше бар.

Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров газетаның баш мөхәррире Ольга Шәмсетдиновага коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эш турында сөйләде.

– Фәнис Ринатович, 9 декабрьдә без Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үттек, бу темага, төгәлрәге, безнең районда коррупция күренешләренә каршы тору турында сөйләшергә сәбәп бар. Сезнеңчә, бу проблемага безнең район халкы ничек карый?

– Беренче карашка коррупциягә каршы көрәш темасы актуальлеген югалтты кебек, әмма бу медиа киңлекләрдә башка сораулар беренче планга чыкканга күрә генә шулай тоела. Безнең өчен коррупциягә каршы эшчәнлек элеккечә өстенлекле юнәлеш булып кала. Бүгенге көндә район халкын күбрәк икътисади һәм сәяси тотрыклылык, бәяләр арту, социаль гарантияләр борчый, әмма бу кешеләр коррупциягә карата битараф дигәнне аңлатмый. Без барыбыз да шуны беләбез: коррупция законның һәр нәрсәдән өстен булуы принцибын, җәмәгать тәртибен боза, җәмгыятьнең хакимияткә ышанычын җимерә, бу, үз чиратында, җинаятьчелекнең үсүенә ярдәм итә. Нәкъ менә шул сәбәптән коррупциягә каршы көрәш эзлекле һәм системалы алып барыла.

– Район прокуратурасының бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре нинди?

– Агымдагы елда район прокуратурасы тарафыннан 362 норматив хокукый актка, шул исәптән район башкарма комитетының 47 карарына, район Советының 2 карарына, авыл җирлекләре башкарма комитетларының 73 карарына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелде. Коррупция факторлары булган актлар да ачыкланды, алар буенча протестлар белдерелде. Шулай ук “УК Светлый” ҖЧҖ дә “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Тикшерүләр күрсәткәнчә, монда коррупцияне кисәтү чаралары күрелми: коррупцион хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы вазифаи зат юк, оешманың хокук саклау органнары белән хезмәттәшлеген регламентлаштыручы локаль хокукый актлар юк, оешма хезмәткәрләренең этикасы һәм хезмәт тәртибе кодексы юк. Җитәкче адресына күрсәтмә чыгарылды.

– Безнең районда коррупция белән бәйле җинаять эшләре турында нәрсә әйтә аласыз?

– Район прокуратурасы җинаять эшләрен караганда һәрвакыт актив позицияне сайлый. Быел район прокуратурасы коррупцион гамәлләр чагылган биш эш буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Питрәч авыл җирлеге башкарма комитетының элеккеге җитәкчесенә карата дәүләт гаепләве хупланды. Суд гаепләү карары чыгарылды һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнде. Район прокуратурасы район башкарма комитетының мәдәният бүлегенең элеккеге башлыгына карата дәүләт гаепләвен хуплады, суд шартлы хөкем билгеләү белән гаепләү карары чыгарды. Хәзерге вакытта район суды каравында ике җинаять эше бар. Шулай ук район прокуратурасы тарафыннан югарыда күрсәтелгән җинаять эшләрен карау нәтиҗәләре буенча дәүләткә китерелгән матди зыянны каплау буенча дәгъва эше алып барыла.

Мәсәлән, 2010 елда Л.Ибәтуллинага Ю.Матвеев җир участогына милек хокукы булу турында хуҗалык китабы күчермәсен бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Ялган күчермә алгач, Матвеев аны дәүләт хакимияте органнарына бирә һәм бу участокка үз хокукын терки. 2020 елда Ибәтуллинага карата җинаять эше җинаятьнең сроклары тәмамлану сәбәпле туктатыла.

Шуңа да карамастан, без район судына Ибәтуллинадан дәүләткә китерелгән зыянны түләтүне таләп итеп, дәгъва таләбе җибәрдек. Дәгъва таләбе канәгатьләндерелде. Тагын бер дәгъва гаризасы Н.Трудовага карата җибәрелде. Ул Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесеннән җир кишәрлегенә милек хокукы булу турында хуҗалык китабыннан ялган күчермәне законсыз рәвештә ала. Хокуксыз гамәлләре муниципаль милектә булган җир участогын законсыз рәвештә читләштерүгә китерә. Н.Трудовага карата район прокуратурасы судка җир кишәрлеген муниципаль берәмлек милкенә кайтару турында дәгъва гаризасы җибәрде. Суд җир кишәрлеген муниципаль милеккә кайтару турында карар кабул итте.

Район прокуратурасының бу юнәлештәге эше тиешле дәрәҗәдә калачак, хокук бозулар ачыкланган очракта коррупциянең барлык күренешләренә кискен һәм принципиаль рәвештә җавап бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса