Быел Питрәч районында өч мәктәптә азык-төлек блогы яңартылачак
Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Питрәч районында агымдагы елда Богородск, Кощак һәм Ленино-Кокушкино мәктәпләрендә өч азык-төлек блогы ремонтланачак.
Быел республика программасы буенча өч азык-төлек блогын ремонтлау каралган. Өч объектка 12 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу суммага төзелеш-монтаж эшләре дә, азык-төлек блокларына өчен технологик җиһазлар сатып алу да керә", - дип билгеләп үтте Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа