Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Быел җәй Питрәч районында урман янгыны теркәлмәгән

Урман хуҗалыгы янгыннарны булдырмас өчен барлык чараларны да күрде.

Эссе һава торышы һәм сирәк яңгырлар аркасында быел җәй Татарстан урманнары зур куркыныч астына булды. Питрәч урман фондында янгын чыгу очраклары теркәлмәгән. Безнең районның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре территорияне саклау өчен зур эш башкардылар.

80 километр озынлыкта яңа минераллаштырылган полосалар булдырылды һәм шул ук арада гамәлдәгеләре яңартылды, - дип билгеләп үтте Питрәч урманчылыгы җитәкчесе Булат Галимуллин.

Көн саен 5 мастер участокларда патрульдә була. 4-5 класс куркыныч булганда кизү тору үткәрелә.
Питрәчлеләргә вакытлыча урманнарга керү тыела. Шлагбаумнар урнаштырылган җирдә патрульлек алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса