Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быелгы «Изге Болгар җыены» программасы билгеле

Чараның программасы белән таныштырдылар.

21 май көнне Болгарда Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» үткәреләчәк. Җыенда Пәйгамбәр с.г.в. нең ядкарьләреннән күргәзмә оештырылачак.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин күргәзмә өчен Пәйгамбәр с.г.в.нең 10 ядкаре кайтачагын әйтте.

«Һәр елны бәйрәмнең үз үзенчәлекләре була. Мөфтиебез инициативасы белән күргәзмә залында Пәйгамбәребез с.г.в.нең 10 ядкаре куелачак. Андый күргәзмәләрнең бездә булганы юк иде», – диде Дамир Натфуллин.

Бәйрәм чарасы 9:00 сәгатьтә концерт белән башланачак. 11:00дә рәсми ачылыш тантанасы, 12:00дә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда коллектив намаз уку оештырылачак. Уннан унбергә кадәр Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин кече манарада тәүбә итү догасын укыячак. 

Җыен дәвамында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында күргәзмәләр, остаханәләр эшләячәк. Кунакларның мәдәни программа, Татарстан халык сәнгать кәсепләре осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе, билбау көрәше буенча турнир карау мөмкинлеге булачак. Барлык теләүчеләр гарәп каллиграфиясендә язарга өйрәнү буенча остаханәдә катнаша ала. Һәр кеше 5-10 минут эчендә үз исемен гарәп телендә язарга өйрәнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса