Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Быел язгы ташу көчле булмас дип көтелә

Синоптиклар фаразлавынча, быел яз бер-ике атнага иртәрәк киләчәк. Безнең районда көннәр җылынып, ныклап кар эрү апрельнең беренче ун көненә туры киләчәк. Хәбәрчебез Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Питрәч районы буенча идарәсе башлыгы Владимир Волковтан язгы ташу турында сорашты.

- Владимир Александрович, быел яз нинди булыр?

- Яз иртә килсә дә, күпьеллык күзәтүләребездән чыгып, шуны әйтергә мөмкин, язгы ташу көчле булмаячак. Әлеге уңай фаразлауларга да карамастан, без һәртөрле өчрак өчен әзерлек эшләре үткәрдек: халыкны эвакуацияләү планын төзедек, халык арасында аңлатма-белешмә кәгазьләре тараттык, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта хәбәр иткечләр әзерләдек. Шулай ук мәчет һәм чиркәү вәкилләре белән килешеп-сөйләшеп куйдык, алар язгы ташу башлануын күпләгән халыкка җиткерә ала. Көн саен иртән һәм кичен районда гидротехник корылмалар торышы күзәтелеп тора. Һәртөрле очрак өчен йөзү җайланмалары (өреп кабартыла торган көймәләр) әзерләдек.

- Кайсы торак пунктларга көчле су басу куркынычы яный?

- Карповка, Әлбәден, Кибәчнең түбән урнашкан урамнарын, шулай ук Питрәчнең түбәндәге урамнарын, Мишә елгасы буена урнашкан урамнарны язгы ташу вакытында су басарга мөмкин. Райково торак пунктына да су басу куркынычы яный - бигрәк тә, тугайларда урнашкан йортларны. Шуңа күрә әлеге торак пунктларда яшәүчеләргә бу чорда аеруча да уяу булырга киңәш итәбез. Эш шунда, мондый очракларда кеше мөһим роль уйный. Ишегалларында яки йорт алларында язгы сулар җыелып тормасын өчен ерганаклар ясау да файдага гына булачак. Бу үзегезне көтелмәгән хәлләрдән саклап калу өчен һәм йортларны, каралты-кураны, базларны су басуга юл куймас өчен күрелергә тиешле гап-гади чаралар. Йорт биләмәсен су баскан хуҗа чакыртуы буенча барган урында без шундый хәлгә юлыктык. Йорттан шактый зур гәүдәле ир-ат чыкты һәм безгә көрәк сузды. Аның фикеренчә, без су агып китсен өчен ерганак казырга тиеш идек. Күрәсең, бу әлеге гражданның безгә сезнең эшегез диюе иде. Шуны искәртеп үтәсем килә, йорт биләмәләрен су басмасын өчен иң нәтиҗәле чараларның берсе - бу йорт тирәсен кардан чистарту, шулай ук карны вакытында ераккарак ташлау.

- Шулай да, су баскан очракта нишләргә?

- Көтмәгәндә су басмасын дисәгез, һава торышын күзәтеп торыгыз, синоптиклар җиткергән мәгълүматларны тыңлап, алар белән танышып барыгыз. Әзерлек чаралары күрү дә артык булмас - көймәләр, резин итекләрегезне әзерләп куегыз, документларыгызны, кыйммәтле әйберләрегезне, җылы өс киемнәрегезне, ашамлыкларны, су һәм даруларны әзерләп тутырып куегыз. Мөгезле эре терлекләрегезне куркынычсыз урынга чыгарыгыз. Нинди генә очракта да каушап калмаска, куркуга төшмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса