Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәмгә зур бүләк

Язның беренче көннәрендәПитрәчтә яңа фатирларга ачкыч тапшыру тантанасы булды. 28 кеше өй туйларын уздырачак. Шуларның 4 се элек тузган торакта яшәүчеләр. Алар Ленино-Кокушкино авылында торган. Ә 24 кеше - Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол хатыннары. Нәкъ менә алар өчен 24 фатирлы йорт төзелгән дә инде. Ул Осиново бистәсендәге...

Язның беренче көннәрендәПитрәчтә яңа фатирларга ачкыч тапшыру тантанасы булды. 28 кеше өй туйларын уздырачак.


Шуларның 4 се элек тузган торакта яшәүчеләр. Алар Ленино-Кокушкино авылында торган. Ә 24 кеше - Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол хатыннары. Нәкъ менә алар өчен 24 фатирлы йорт төзелгән дә инде. Ул Осиново бистәсендәге Җиңүнең 65 еллыгы исемендәге символик урам.
Бу көнне кышкычарак салкынча иде. Әмма табигатьнең кырыслыгы яңа фатир алучыларның яхшы кәефен төшерә алмады. Алар югарыда исеме телгә алынган урамда җыелышып, район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллинны һәм олы кунак - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны көтәләр иде.
Һәм менә көтеп алган дулкынландыргыч мизгелләр. Бәхеттән башлары күккә тия язган 28 кешегә өр-яңа, бөтен уңайлыклары булган фатирлардан ачкычны район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин үзе һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшыра.
Йөзләре шатлыктан балкыган 4 кеше тузган, авария хәлендәге торактан күчүчеләр, ә 24 кеше - сугышта катнашканнарның тол хатыннары. Боларына фатирны "Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту" дәүләт программасы нигезендә бирәләр. Әлеге фактны бераз соңрак бирегә җыелганнар каршында чыгыш ясаган район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин да билгеләп үтте. Ул Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, әлеге программаны гамәлгә ашырудагы ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Үз чиратында, Дәүләт Совет Рәисе яңа фатир алучыларны зур шатлыклары белән тәбрикләде. Ул ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә Питрәч районында гына түгел, ил күләмендә нык игътибар бирелүе хакында ассызыклап үтте.
Аннары фатирларга ачкыч тапшыру тантанасы булды. Шуннан соң Дәүләт Советы Рәисе район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин белән фатирларның берсенә кереп карады. Ул фатирда Бөек Ватан сугышында катнашучы, ике "Кызыл Йолдыз" ордены, "Батырлык өчен" медале һәм күпсанлы юбилей медальләре иясе Николай Ксенофонтовның тол хатыны Анастасия Ксенофонтова яшәячәк. Хуҗабикә район җәмәгать туклануы тармагында гомер буе өлкән аш-су остасы булып эшләгән, ә сугыштан авыр яраланып кайткан фронтовик ире сәүдә өлкәсендә эшләгән. Бер бүлмәле, бөтен уңайлыклары булган фатирдан бик канәгать калган Анастасия Ксенофонтова бәйрәмгә зур бүләк ясаганнары өчен республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә чиксез рәхмәтен әйтте. Алар 57 нче елда төзеп кергән йортта яшәгән булган. Ул инде нык тузган, торырга яраксыз хәлгә килгән. Үз йортыңны карап, төзәтеп торырга кирәк. Ә өлкән кешенең бу авыр эш кулыннан килми. Күп көч, сәламәтлек тә сорый әле. Инде якты, матур фатирда Ходай насыйп итеп, исән-имин яшәргә язсын бәхетле хуҗабикәгә (ул 1918 елгы).
Күңеле булган тол хатынны янә тәбрикләгәннән соң кунаклар аңа бүләк итеп келәм тапшырдылар.
Инде яңа фатирларда торучыларга рәхәтен күреп, тыныч яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса