Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәмнәрдә куркынычсызлык чараларын истә тотыгыз

2018 елның 20 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр Питрәч районының бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырылды, бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штраф күләме арта.

Питрәч районы башкарма комитеты карары белән пиротехник продукцияне куллану өчен ике мәйданчык билгеләнгән – Питрәч авылы автодромы һәм вертолет мәйданчыгы (Казан ягыннан Питрәчкә кергәндә урнашкан).Пиротехниканы башка урыннарда куллану тыела.
- Пиротехника продукциясен махсус кибетләрдән генә сатып алырга һәм инструкцияне яхшылап өйрәнгәннән соң гына кулланырга ярый һәм аны балигъ булмаган балаларга бирергә ярамый, -  диде  Питрәч районы янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Роман Пушков. - Яңа елга әзерләнгәндә гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен берничә гади кагыйдәне үтәргә кирәк. Чыршыны каты һәм ышанычлы нигезгә урнаштырырга кирәк, аның ботаклары бернәрсәгә дә тиеп торырга тиеш түгел. Ясалма чыршы һәм гирлянда сатып алганда, сатучыдан янгын куркынычсызлыгы сертификатын сорап алыгыз.
 Шулай ук  үз йортыңны янгын сүндерү чаралары, автоном янгын хәбәр иткечләре белән җиһазландырырга кирәк.
Ашыгыч хезмәт телефоннарын исегезгә төшерәбез: Бердәм диспетчер хезмәте – 01; 112, 8(84367) 3-26-32. Полиция -  02; 8(84367) 3-12-10. Ашыгыя ярдәм – 03; 8(84367) 3-21-03. Газ хезмәте – 04; 8(84367) 3-08-98.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса