Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Царево лицеенда күнекмә эвакуациясе узды

Чара ахырында комиссия «канәгатьләндерерлек» дигән бәя бирде.

Бүген Царевоның күп профильле лицеенда балалар һәм педагогларны өйрәтү эвакуациясе узды.

Иртәнге 10.30да мәктәптә сирена яңгырады. Шуннан соң барлык 751 укучыны һәм 101 мәктәп хезмәткәрен тизләтелгән режимда урамга чыгардылар. Эвакуация вакытында барлык антиковид чаралары да үтәлде. Эвакуация вакыты 4 минут 30 секунд булды.
Питрәч районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Валентина Урысова сүзләренчә, бу ел саен үткәрелә торган планлы эвакуация.

Уку эвакуациясенә кадәр район идарәсенең барлык органнары әлеге күнегүне үткәрү турында тиешле өйрәнүләр узды. Бердәм диспетчерлык хезмәте аша хәбәр җиткерделәр, террорчылыкка каршы комиссиянең һәм районның оператив төркеменең чираттан тыш утырышын уздырдылар. Барысы да штаб режимы планы буенча үтте, - дип сөйләде Валентина Урысова. 

 

ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: антитеррор террорчылыкка каршы