Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Царево» торак комплексында ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды

Көннең темасы – балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү булды

Бүген Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемендәге күп профильле лицейда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Көннең темасы – балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү булды. 

Беренче эш итеп Казан кунаклары лицей территориясендә урнашкан Галимҗан Камалиев бюстына чәчәкләр салдылар. Бу көнне, 1941 елның 22 июнендә, немец гаскәрләре безнең илгә һөҗүм итә. Парламентарийлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

- Бу безнең тарихта иң изге һәм фаҗигале дата. Сугыш кырларыннан кайтмаган сугышчылар, миллионлаган кешеләр, хатын-кызлар, картлар, балалар, үтерелгәннәр, концлагерьларда җәфаланганнар, хәбәрсез югалганнар өчен безнең хәтер һәм кайгы көне. Бу тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларын искә алу көне. Бүген без фашизмны җиңүгә зур өлеш керткән татарстанлыларны искә алабыз, - дип чыгыш ясады ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Уку йортының икенче катында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган күргәзмә эшләде. Биредә Бөек Ватан сугышы, сугышчы-интернационалистлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар экспонатлары тәкъдим ителде. 

Утырыш барышында Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов чыгыш ясады. Ул районда еш үткәрелә торган балаларны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм күрсәтелү турында әйтте. Шулай ук ул Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдендә уза торган Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивален тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, районда патриотик юнәлештә зур эш алып барыла.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса