“Царево”дан Конькиннар гаиләсе удмурт һәм мари халыкларының гореф-гадәтләрен кадерләп саклый
Бер йортта ике традиция саклана
.jpg)
Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»
Бу гаилә үзе бер күптелле дөнья кебек. Биредә әти кеше удмурт теленнән тыш татарча да яхшы белә, ә әни кеше мари һәм удмурт телләренә әле инглиз телен дә өстәгән. Белеме буенча ул – рус теле укытучысы. Аларның туе ике мәдәниятнең уртак бәйрәменә әверелгән, ә хәзер балалары өчен милли костюм – музей экспонаты гына түгел, ә бәйрәм киеме. Аш бүлмәсендә удмурт халкының милли ризыгы “перепечлар” белән мари катламасы пешерелә. Бу исә халыклар дуслыгының өй учагы җылысы булуын тагын бер кат исбатлый.
Редакциянең иҗат төркемен алар якын туганнарын каршылаган кебек каршы алдылар – шунда ук өстәл янына чакырдылар. Өстәлдә – хуш исле милли ризыклар.
– Бу катлама – безнең мари ризыгы, – дип аңлата хуҗабикә Елена Конькина, башындагы чәчәкле яулыгын төзәтеп. – Камыры йомшак булсын өчен чүпрәсез, атланмайга басыла. Эчлеге – төелгән бәрәңге.
Янында гына – өсте ачык кечкенә бәлешләр.
– Ә болары – удмурт “перепечлары”. Без аларны гөмбә, суган һәм йомырка белән ясадык. Бу ризыклар – көндәлек, “кул астындагы” продуктлардан әзерләнә. Шул гадилеккә күп гасырлык яшәү рәвеше салынган.
Балаларны ризыклар әзерләргә өйрәтәсезме, дигән сорауга Елена елмаеп җавап бирде:
– Әлбәттә! Кичә генә кызым белән пешердек. Ул Казан көллиятендә “туризм” юнәлеше буенча укый, балачактан ук пешерергә өйрәнеп үсте.
Һәр гаилә тарихы очрашудан башлана. Алар Марий Эл һәм Татарстан чигендә, дуслары чакырган клубта очрашалар. Елена рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы дипломын алгач, ә Вадим төзелеш остасы булып эшли башлагач, алар гаилә корырга уйлыйлар. Шул вакыттан бирле инде унҗиде ел узган, гаиләдә ике бала – Ксения һәм Арсений үсә. Гаиләнең уртак максаты: ике халыкның мирасын саклап, киләчәк буыннарга тапшыру.
– Ничек барысын да бергә берләштерәбезме? – диде сорауны кабатлап Елена. – Мин – чын мари кызы, ирем – удмурт. Без балаларга белгәннәребезне тапшырабыз. Без элек яшәгән Балтач районында да низагларга бернинди дә сәбәп юк иде: Олы көнне дә, Корбан бәйрәмен дә бергәләп билгеләп үттек. “Царево”га күчкәч тә, гаиләдә дә, районда да бүленеш юк. Бабаларыбыз зирәк булган, без моңа хөрмәт белән карыйбыз.
Конькиннарның 2008 елгы туе төбәкара бәйрәмгә әверелә.
– Мари һәм удмурт костюмнары, халык биюләре булды, – дип искә ала Вадим. – Барлык йолаларны да үтәдек: кыз сатып алу, кыз авылында өч өйгә керү... Гаилә кору – җитди эш, мондый мизгелләрне игътибарсыз калдырырга ярамый.
Гаиләдә тел мәсьәләсе – үзенчәлекле тарих. Үзара русча ешрак сөйләшсәләр дә, әбибабайлар белән балалар туган телләрендә аралаша. Ксения өч телдә (мари, удмурт, рус) иркен сөйләшә, Арсений – аңлый.
– “Царево”га күчкәндә аңа биш яшь иде, шуңа күрә удмурт телендә аралашу практикасы җитеп бетми, – дип сөйли Елена. – Гәрчә, фикерен аңлатырлык сүз байлыгы бар.
Елена үзе әйтүенчә, туган авылында марича, өендә – русча, ә репетиторлык белән шөгыльләнгәндә инглизчә уйлый. Мондый күчешләр баш мие һәм фикерләү өчен бик файдалы.
Анда баруыбызның иң кызыклы өлеше – гаиләнең сандыктан милли костюмнар чыгарып киюе булды. Бу театраль реквизит түгел, ә тере тарих. Ксениянең күлмәге аңа карт әбисеннән калган. Төп бизәге – тәңкәләрдән ясалган күкрәкчә – “камали” (монисто).
– Традиция буенча, ул буыннан-буынга мирас итеп тапшырыла, һәм һәр яңа хуҗа аңа үзеннән бер тәңкә яисә мәрҗән өстәгән, – дип горурланып күрсәтә Ксения. – Ул яман күздән саклый.
Башында да тәңкәләрдән ясалган бизәк – тәкыя. Вадимда – удмурт костюмы, Еленада – үз куллары белән чигелгән мари сарафаны.
– Бу кояш билгесе, – дип орнамент буенча бармагын йөртә Елена. – Без, мариларның, табигатькә, кояшка карата мөнәсәбәте үзенчәлекле. Бу балачактан сеңдерелә: иртән чыгасың, кояшны күрәсең һәм аңа мөрәҗәгать итәсең, рәхмәт әйтәсең яисә көч бирүен сорыйсың.
Ул борынгы әйберләрдән энергия сизүен әйтә:
– Заманча костюм – ул башка. Халык киемендә үзеңне иркенрәк, ышанычлырак хис итәсең.
Конькиннар гаиләсе традицияләрне өй эчендә генә сакламый. Алар халык мәдәниятен җәмгыятькә чыгаралар. Райондагы “Гаилә чыгышы” һәм “Шустрая семейка” конкурсларында кубоклар һәм грамоталар яулаганнар.
– Милли ризыклар әзерләдек, гаилә турында презентация ясадык, мари-удмурт биюе куйдык, – дип искә ала Елена. – Һәм барысын да таң калдырдык.
Ксения, туризм буенча булачак белгеч буларак, күп мәдәниятләр белән таныш булуы аркасында, киләчәк һөнәрендә кызыклы перспективаларга ия. Улы Арсений алтынчы сыйныфта укый, кайсы фәннәрне яратасың, дигән сорауга: “Физкультура һәм технология!” – дип җавап бирә.
Егет кешегә хәрәкәт һәм хезмәт кызык икән – бу үзе бер традиция. Елена Конькина туган авылындагы изге агачлыкта (священная роща) узучы бәйрәмнәрдә катнашырга хыяллана.
Конькиннардан бик күп хис-тәэсирләр белән киттек. Кунакта гына булган кебек түгел, ә тирән һәм чын тарихка кагылган кебек хис итәбез үзебезне. Бу – буыннарны, халыкларны бәйләүче һәм уртак мәдәниятебезне чиксез бай итүче тере җеп. Өйләребездә милли ризыклар исе аңкып торганда, ә сандыкларда әбиләрнең күлмәге сакланганда – бу җеп беркайчан да өзелмәс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia