Чәчүгә керешергә дә әзерләр
Районның күп кенә хуҗалыкларында уҗымнарны тукландыру, дым каплату һәм сабан культураларын чәчү өчен туфрак әзерләү эшләре тәмамланып килә.
Без "Ак Барс-Питрәч" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесендә язгы кыр эшләренең барышы белән таныштык.
- Бүгенге көндә безнең басуларда дым каплату буенча унөч агрегат эшли, - ди хуҗалыкның баш агрономы Николай Кузнецов. - Әйе, бездә мәйданнар зур, әмма техника да җитәрлек, механизаторлар да тәҗрибәле. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә көн саен планны арттырып үтибез, 90, 100 һәм аннан да күбрәк гектарда туфракны эшкәртәбез.
Ранис Гыйззәтуллин, Илшат Әхмәтов, Айдар Камалиев, Илнар һәм Динар Заһидуллиннар кебек механизаторларны билгеләп үтәсе килә. Киләсе атна башында инде сабан культураларын чәчүгә керешәчәкбез. Язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрү өчен безнең хуҗалык орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары, тәҗрибәле белгечләр һәм ышанычлы механизаторлар белән тәэмин ителгән. Һәрберебез үз эшенең җаваплылыгын аңлый, чәчүне вакытында һәм сыйфатлы итеп төгәлләргә тырышачакбыз.
Ранис Гыйззәтуллин - яшь механизатор, аңа 28 яшь, ул инде ун ел авыл хуҗалыгы техникасы руле артында.
- Әтием Әнәс Ильясович та безнең хуҗалыкта механизатор булып эшли, дөрес, ул терлекчелек фермасында, сыерларга азык ташый. Ул мине өйрәтте дә инде, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мин үзем МТЗ-1221 тракторында эшлим, инде дүртенче сезон хезмәт куям. Кышын әтием белән фермада эшләдем, ә башка вакытта мин кырда, - ди Ранис. - Узган ел басуларга 1 майда чыккан идек, ә быел бер айга иртәрәк - 6 апрельдә. Әлбәттә, эшебезнең мөһимлеген аңлыйбыз. Мин, мәсәлән, иртәнге биштә инде басуда, төнгә кадәр эшлим. Тиздән чәчү агрегатлары да чыгачак, шуңа күрә эшне вакытында тәмамларга кирәк, - диде ул безгә кыска ял вакытында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia