Чебиләрне - көзен, ә бал кортларын язын саныйлар
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән терлекчелек буенча консультант Хәлим Гатиатуллин, аквакультура һәм умартачылык буенча белгеч Павел Егоров район умарталыклары буенча умарта кортларының торышын тикшереп йөри
Бал тәмле һәм хуш исле, шифалы азык. Аны балалар да, олылар да яратып ашый, аның кеше организмына файдалы витаминнар һәм минералларга бай булуын барыбыз да яхшы белә. Безнең районда 3928 умарта исәпләнә, алар белән 234 умартачы шөгыльләнә.
- Районда 222 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 3806 баш умарта бар. 340 умарта алты крестьян фермер хуҗалыгында һәм 240 умарта алты авыл хуҗалыгы оешмасында исәпләнә, - дип сөйләде Павел Егоров. - Хәзер Питрәч умарталарына язгы ревизия үткәрәбез. Беренче тикшерүләр бал кортларының кышлатуны минималь югалтулар белән узуын күрсәтте. Бу кышның аномаль җылы булуына гына бәйле түгел. Температура кисәк үзгәргә вакытлар да булды, ә бу исә бал кортларына тискәре йогынты ясый. Без умарталарның яхшы торышын, барыннан да элек, умартачыларның тәҗрибәсе һәм осталыгыннан күрәбез, - дип билгеләп үтә Павел Иванович. Ул Хәлим Гатиатуллин белән бергә Ленино-Кокушкино авылында Дементьев исемендәге КАТК филиалында да булды, анда да умартачылык белән шөгыльләнәләр икән.
- Бездә элек тә бал кортлары тотканнар, умарта саны алтмышка җиткән булган, - диде уку йорты мөдире Александр Аргаков. – Узган ел без бу эшне яңартырга булдык. Бездә хәзер 25 умарта бар. Элек монда укучылар умартачы һөнәрен дә үзләштерәләр иде, хәзер кабат яшьләрне бу һөнәргә өйрәтергә телибез, - диде ул киләчәккә планнары белән уртаклашып.
Аннары "ревизорлар" умартачылык белән шөгыльләнүче гаиләләрдә кунакта булды, бу гаиләләр өчен бу бизнес та.
- Мин кечкенәдән бал кортлары арасында кайнашам, гомерем иң тырыш бөҗәкләр янәшәсендә үтә. Үз эшемә шулкадәр ияләштем, яраткан шөгылемнән башка үземне күз алдына да китерә алмыйм, - дип сөйләде Кибәк Иле авылында туып-үскән тәҗрибәле умартачы Таһир Шакиров.
- Әлегә минем умарталыкта егермедән артык умарта бар, алар кышлатуны бернинди кыенлыкларсыз кичерде. Әлбәттә, бераз югалтулар бар, әмма алар бик җитди түгел, - дип ышандыра ул.
Болыннарда беренче язгы чәчәкләр калкып чыкты, шуңа күрә бал кортлары инде кырларга очарга талпына. Кызганыч, әлегә һава шартлары умартачыларга бал кортларын җибәрергә мөмкинлек бирми. Һәр җәйне алар түземсезлек һәм зур өмет белән көтеп алалар.
Кибәчтән Михаил Медведев бу эштә 1973 елдан бирле.
- Мин кечкенәдән әти белән умарталыкка барып йөрдем, шул вакыттан бирле бал кортларыннан аерылганым юк. Хәрби пенсиягә чыккач, җир рәсмиләштердем, умарталык төзедем. Әлегә сиксәннән артык умарта оясы бар, алда эшләр күп. Барысын да үз кулларым белән ясыйм, эш коралларым бар. Бал кортларын карарга хатыным Вера һәм балалар булыша, - дип сөйләде ул.
Пановкадан Елена һәм Иван Золиннар да тәҗрибәле умартачылар, быел республика бал фестивалендә катнаштылар һәм истәлекле диплом алдылар.
- Без сыйфатлы продукт алырга гына түгел, ә бал кортлары санын саклап калырга омтылабыз. Бүген умарталыклар тикшерүне уңышлы уздык һәм яхшы уңыш көтәбез, - диләр ирле-хатынлы Золиннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа