“Чишмә – мәңгелек тормыш чыганагы”
“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ генераль директоры Радик Зиннәтов ярдәме белән Ленино-Кокушкино авылында чишмә төзекләндерелде, ул “Ярдәм” дип атала.
Территориянең архитектурасы чишмәгә бик туры килеп тора, бу урынны көч, намуслылык, уңдырышлылык һәм матурлык символы буларак искиткеч ат сурәте бизи. Стендтагы чишмәнең әһәмияте, туган җиргә мәхәббәт турындагы шигъри юллар аның энергетикасын тапшыра. Шулай ук стендтагы җентекле анализ нәтиҗәләре таблицасы чишмә суының яхшы сыйфаты һәм чисталыгы турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа