Чит ил паспортын хафаланмыйча да алып була
Кызганыч, җәй тәмамланып килә, ә менә отпусклар сезонының иң кызган чагы әле. Хәзер күпләр өчен чит ил паспорты алу яки аларны алмаштыру актуаль тема. Кеше күпләп миграция мәсьәләләре идарәсенә турыдан-туры мөрәҗәгать итә, шуның белән алар чиратта торып вакытларын әрәм итәләр, төрле уңайсызлыкларга юлыгалар. Ә бу проблемаларны читләп үтәргә дә мөмкин бит, югыйсә. Аның өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәбәрчебез Елена Фроловага бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы миграция мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы, РФ дәүләт гражданнар хезмәте советнигы Илмира Рәхмәтуллина сөйләде.
– Дистанцион юл белән гариза тапшыруның өстенлеге нидә?
– Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә үзеңә уңайлы вакытта, тәүлегенә 24 сәгать, электрон юл белән гариза тапшырырга мөмкин, мөрәҗәгать итүчегә документлар кабул итүгә язылырга да, зур чиратларда торырга да кирәкми. Моннан тыш, гариза көн дәвамында карала, аннан соң чит ил паспорты тапшырганчыга кадәр миграция хезмәте хезмәткәре кешегә гаризаның каралышын аның шәхси
кабинеты аша хәбәр биреп тора.
– Чит ил паспортын алу өчен электрон гаризаны тапшыру тәртибе нинди?
- Беренчедән, әгәр кеше хәзергәчә GOSUSLUGI.RU порталында теркәлмәгән икән, моны, һичшиксез, эшләргә кирәк, моның өчен бары паспорт һәм СНИЛС кына таләп ителә. Алга таба, шәхесне раслау өчен активация кодын җыярга кирәк. Бу кодны "Ростелеком" кабул итү үзәгендә, күп функцияле үзәк филиалында яисә Россия Почтасы аша алырга була. Беренче очракта, процесс берничә минут, ә икенче очракта бер атна дәвам итәчәк.
Икенчедән, порталда чит ил паспортын бирү турында гариза язарга, фотография беркетергә һәм бу гаризаны миграцион хезмәт бүлекчәсенә юлларга кирәк.
- Чит ил паспортын алу ничә сумга төшәчәк?
- Агымдагы елның өченче августыннан яңа буын чит ил паспортын рәсмиләштерү өчен дәүләт пошлинасы биш мең, ә 14 яшькәчә бала өчен - ике мең ярым тәшкил итә. Әмма акчаны янга калдыру мөмкинлеге дә бар. Хәзер порталда электрон рәвештә гариза язганда һәм түләгәндә 30% ташлама бирелә.
- Яңа буын чит ил паспортының аермасы һәм үзенчәлеге нәрсәдә?
- Аның иске үрнәктәге чит ил паспортыннан аермасы - документ иясе турындагы барлык мәгълүматны үз эченә алган микрочип. Һәм тагын бу документның ялган әйбердән яклау дәрәҗәсе югары. Яңа буын чит ил паспортының иясе документын югалткан очракта, аны башка беркем дә куллана алмаячак. Мондый документлар дәүләт чикләрен кичкәндә махсус биометрик паспорт ияләре өчен тизләтелгән рәвештә теркәлү процедурасын кертә. Шул ук вакытта кешегә паспортны махсус җайланмага якын китерү җитә.
- Кеше берьюлы ике чит ил паспортына ия булырга хокуклымы?
- Әйе. Элек икенче чит ил паспортының булуы бары тик искәрмәле очракларда гына мөмкин иде. Ә хәзер, закондагы үзгәрешләр нигезендә, һәркем тагын бер чит ил паспортына ия булырга хокуклы. Әмма икенчесе булып, бары тик яңа буын паспорты гына оформить ителә. Шул ук вакытта, икесенең дә гамәлдә булу вакыты бер-берсенә карамый - икенчесе 10 елга бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia