Чит милектән үзләре теләгәнчә файдаланганнар
Питрәч хокук сакчылары райондагы бер хуҗалык территориясендә берничә урлау очрагын ачыклаган. Җинаятьчеләр берничә көн эчендә утыз меңнән артык сумга чит милектән файдаланганнар
Җинаятьчеләр крестьян-фермер хуҗалыгына берничә төн үтеп кереп йөргән. Беренче юлы алар 7931 сумга 760 килограммнан артык гомуми авырлыгындагы металл әйберләр алып чыга. Ә инде алдагы төндә җинаятьче һәм беренче урлауны оештыручы үзенең ике иптәше белән әлеге хуҗалыкка тагын бер тапкыр керергә карар итә. Бу юлы аларның максаты - автомобиль фургоны эчендәге әйберләрне урлау була. Алар артыннан беркем дә күзәтмәгененә инанып, ир-атлар кабат территориягә үтеп керәләр. Машина ишегендәге йозакны ватып, алар бензин генераторын, эретү аппаратын, шомарту машинасын һәм башка коралларны алып чыгалар. Урланган әйберләрнең гомуми суммасы 30 меңгә якын. Боларның барысын да йөк машинасына төииләр һәм җинаять урыннан качалар. Чит милектән өлешчә файдаланырга да өлгерәләр, әмма аларга озак шатланырга туры килми.
Район полиция бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчеләрне ачыклый, урлау факты буенча җинаять эше кузгата. Милекнең бер өлеше тартып алына һәм хуҗасына кире кайтарыла.
“УҢЫШ” ОПЕРАЦИЯСЕ
Урып-җыю эшләре чорында район хокук сакчылары барлык авыл җирлекләре территорияләрендә “Уңыш” операциясе үткәрә. Алар ашлык, техника, запчастьлар урлау очракларын ачыклый һәм шундый типтагы хокук бозуларны кисәтү белән шөгыльләнә. Сезон күптән түгел генә башланды, әмма андый характердагы җинаятьләр инде теркәлеп тә өлгергән. Әлбәдендәге крестьян-фермер хуҗалыгында төрле эш башкаручы берәү комбайн ургычы детален урлаган һәм металл кабул итү пунктына тапшырган. Каракның шәхесе бик тиз ачыкланган, әмма детальләрне кире кайтарып булмаган. КФХ матди зыян гына күреп калмады, ә кызу эш чорында уңышны тулы күләмдә җыеп алу мөмкинлеген дә югалтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа